Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Даһи мирасына яңача караш

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көне алдыннан Тарман мәктәбендә «Тукайда кунакта» дигән тематик бәйрәм уздырылды, ул укучыларга классикның иҗади мирасы белән тирәнрәк танышырга мөмкинлек бирде.

Балалар арасында «Могҗизалар кыры» уенының тулысынча шагыйрьнең биографиясенә һәм әсәрләренә багышланган махсус версиясе аеруча популяр булды. Балалар, һәр дөрес җавапка шатланып җавап биреп, чын кызыксыну белән уенга кушылдылар.

18-3-25

Чара үзенчәлекле бәйрәм рухы тудырган татар халкы гимнын тантаналы башкарудан башланды.

Китапханәче Нурия Юмачикова әзерләгән интерактив экспозиция бәйрәмнең төп элементы булды. Ул әзерләгән татар әдәбияты классигы эшләгән иҗади шартлар: бөек шагыйрь ятып укырга яраткан карават, язу өстәле һәм традицион самовар белән детальле инсталляция укучыларга шул чорны күзалларга мөмкинлек бирде.

Укучыларда Габдулла Тукай исемендәге премия турындагы хикәя аеруча кызыксыну уятты. Алар аның лауреатлары арасында Төмән өлкәсеннән күренекле язучылар — Якуб Зәнкиев һәм Шәүкәт Гаделша барлыгы белән горурландылар.

Интеллектуаль уеннан соң мавыктыргыч әдәби викторина үткәрелде. Катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен аеруча рәхәтләнеп укыдылар.

Чара синквейн төзү буенча иҗади бирем белән тәмамланды.

Бу чара балаларга шатлык китереп кенә калмады, милли даһи мирасына яңача карарга да мөмкинлек бирде.

Лариса ГАФУРОВА, Түбән Тәүде районы, Тарман авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836