Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Хәзрәт турында якты хатирәләр

последние и лучшие новости искусства в мире

Тубыл районының шәех Имаметдин исемен йөрткән Сабанак мәчетендә эшләгән имам Рәхимҗан Бохартдиновны якташлары сагынып искә алалар. Аның кылган игелекле эшләрен, вәгазьләрен авыл халкы, шәһәрдән килгән милләттәшләребез дә онытмыйлар. «Дингә килергә беркайчан да соң түгел» икәнен ул еш исебезгә төшерә иде. Игьтибар белән тыңлап, тынычландырып, киңәшләрен биреп, догаларын юллап кала иде.

18-21-25

Бүгенге язмабызда Сабанак мәчетендә 22 ел имам вазифасын башкарган Рәхимҗан Закир улының хезмәт юлын, уңышларын, теләкләрен искә алабыз. Ул кешеләрдән бернинди мактау сүзләре, рәхмәт әйтүләрен көтмичә, дини йолаларны үтәүче, Аллаһы ризалыгы өчен мохтаҗларга ярдәм иткән Сабанак мәчетенең имамы булды. Аны Тубыл шәһәрендә һәм районда төрле милләт вәкилләре белә, яхшы хәтерлиләр. Быел 28 нче июньдә аның вафатына 6 ел була.

Омск өлкәсеннән килгән Рәхимҗан Закир улының балачагы авыр сугыш елларына туры килә. Усть-Ишим районы, Тюрметяки авылында әнисенең беренче улы булып, 1941 нче елны, әтисе Ватан сугышына киткәч дөньяга аваз сала. Авыр, җитешсез еллар булуга карамастан, җиде яшендә Тюрметяки авылындагы башлангыч мәктәпкә укырга керә. Аннары Граковкада укый, Әшваны авылының җидеелык мәктәбен тәмамлап, яшүсмер вакытыннан эшли башлый. Машина йөртүче һөнәренә укып чыга, Армия сафларына алынган себер егете Байконурда яшерен гаскәрләрдә хезмәт итә. Уңышлы хезмәте өчен Рәхмәт хатлары, медальләр белән бүләкләнә. Армиядән соң 10 классны кичке белем бирү мәктәбендә тәмамлый һәм сельпода, райпотребсоюзда машина йөртүче булып эшли. Эшенә җаваплы караган егетне военкоматка эшкә чакыралар. Ул партмәктәптә укый, партия оешмасының секретаре була. 21 ел гомерен хәрби хезмәткә багышлап машина йөртә, чакырылучылар белән дә эшли.

Лаеклы ялга чыгып гаиләсе белән Тубыл шәһәренә күченеп килгән Рәхимҗан хәзрәт җитәкчелегендә, якташларының матди ярдәме белән Тубыл районындагы Сабанак мәчетендә реконструкция, ремонт эшләре башлана. Советлар чорында мәчет бинасында мәктәп, балалар йорты, склад була. Бөек Ватан сугышы башланган елларны мәчет бинасы җирле татарларга яңадан кайтарыла. Авыл халкы сөйләве буенча, ул елларны мәчеттә имам вазифасын Имаметдин шәех башкара. Рәхимҗан хәзрәт исән чагында ярдәмчеләренә, авыл халкына рәхмәтләрен, теләкләрен теләп яшәде. Хәзрәтнең дини эшчәнлеге, бәяләп бетергесез, башкарган хезмәте яшьләргә үрнәк булды. 1990 нчы елның февраль аенда Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла Аширов Рәхимҗан хәзрәт Бохартдиновка Фирман тапшыра. Укырга, дингә килергә беркайчан да соң булмаганын истә тотып, Рәхимҗан Закир улы «Йолдуз» мәдрәсәсендә дини белем ала. 1991 нче елны башланган реконструкция тәмамлангач, мәчеттә дини бәйрәмнәр, дини йолалар үткәрелә. Атнасына 20 никах үткәрелгән, мәчет ишекләре ачык булган вакытлар онытылмый. Яшь хәзрәтләрнең, мөселманнарның остазы Рәхимҗан хәзрәт Бохартдинов ислам прициплары нигезендә даими кайгыртучанлык күрсәтеп эшләде. 2012 нче елны өлкә милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләрне ныгытуга керткән зур өлеше һәм төбәктә яшьләргә рухи- әхлакый тәрбия биргән өчен ул милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының Рәхмәт хаты белән бүләкләнә. Аның хезмәт юлында алган дәрәҗәле бүләкләре горурланып сөйләрлек. 1976 нчы елны Рәхимҗан Бохартдиновка «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 30 еллыгы» юбилейлы медален тапшыралар. 1982 нче елны прапорщик Рәхимҗан Закир улы Усть-Ишим райвоенкоматында эшләгән елларны «Намуслы хезмәте өчен» СССРның оборона министрлыгының икенче дәрәҗәдәге медале белән бүләкләнә. 1991 нче елны Тубыл шәһәре военкоматыннан «Намуслы хезмәте өчен» беренче дәрәҗәдәге медален ала. Дини юнәлештә кылган изге эшләре, саваплы чаралар оештырганы өчен ихлас күңелле Рәхимҗан хәзрәт «Әл-Ихсан» ордены белән бүләкләнә.

Сабанак мәчетендә күп мәртәбә булган, дини бәйрәмнәрдә садакаларын монда тапшырган, бүгенге көндә Төмән шәһәрендә яшәүче өлкән яшьтәге хезмәт ветераны Наилә апа Шугурова, тормыш иптәше Хөсниҗамал апа, улы, кызы, оныклары да хәзрәтне җылы сүзләр белән искә алдылар. Авыл халкының үтенече белән хөрмәткә лаеклы, ихлас күңелле хәзрәт турында хатирәләребезне яңарттык. Рәхимҗан хәзрәтнең урыны оҗмах түрләрендә булсын.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836