Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы хакимияте бинасында районның «Бердәмлек» татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы юбилейлы X нчы конференциясе үтте.
Шыкчаның данлыклы «Шытыр-шатыр» фольклор-этнографик ансамбле (җитәкчесе – Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Гаяз Габдуллин) матур чыгышы белән чарага ямь өстәде.
Конференциядә төрле авыллардан килгән делегатлар белән бергә хөрмәтле кунаклар: район башлыгы Ольга Зимина, урынбасары Александр Бормотов, өлкә мөселман дини идарәсе җитәкчесе мөфти Зиннәт Садыйков, милләтләр эшләре буенча өлкә комитеты баш белгече Эльмира Алиева, МХО ветераны Мирас Сәйфетдинов та катнаштылар. Алар җылы тәбрикләү сүзләрен җиткерделәр.
– Иң беренче юбилейлы конференциядә катнашуыгыз, якынлашып килгән 1 Май һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгы бәйрәмнәре белән тәбриклим. Монда автономиянең башыннан ук бергә булган делегатларны күрәм. Һәрвакыт безнең белән булган хөрмәтле Зиннәт Әюп улына да рәхмәт белдерәм. Аның яңа идеяләре, акыллы киңәшләре бик урынлы. Чын күңелдән районыбызда татар мәдәниятенең буыннан буынга тапшырылып саклануын телим. Моның өчен барыбызга да тынычлык, сәламәтлек, сабырлык, иҗади уңышларга ирешергә кирәк, - диде чыгышында Ольга Витальевна.
Оештыру-мәгълүмати өлештә тиешле хокукый бурычлар башкарылгач, хисап өлешенә күчтеләр. Анда Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Альберт Алтынгузин совет әгъзаларының нинди бурычлар өстендә эшләве һәм нинди нәтиҗәләргә ирешүе турында сөйләде. «Район оешмасы - үзен файдалы инициативалар һәм игелекле эшләр, район һәм төбәкнең мәдәни тормышында актив катнашуы белән таныткан җитди иҗтимагый берләшмә, - дип башлады чыгышын Альберт Мөхәммәтгали улы.
- Оешма ел саен Төмән районы бюджетыннан субсидия алу хокукына конкурста катнаша, шуның нәтиҗәсендә милли үзенчәлекне саклауга, мәдәниятне һәм традицияләрне үстерүгә генә түгел, ә террорчылык идеологиясенә каршы торуга һәм экстремистик күренешләрне профилактикалауга, башкалада яшәүче халыклар арасында тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән чаралар үткәрә.
Автономиянең иң танылган проектларының берсе - төрки телле халыклар фестивале, анда төрле авыл җирлекләреннән төрле яшьтәге йөзләгән артист катнаша. Быел Төмән өлкәсенең казах милли-мәдәни автономиясе вәкилләре дә кушылдылар.
Татар телен саклау һәм үстерү – автономия эшчәнлегенең тагын бер бурычы. Безнең районда җиде мәктәп этномәдәни компонентны гамәлгә ашыра, ике меңнән артык бала татар телен һәм туган әдәбиятын дәрестә һәм дәрестән тыш өйрәнә». Җитәкче тагын да ел саен үткәрелә торган шахматчылар турнирына, Дан орденнарының тулы кавалеры Хәбибулла Якин истәлегенә оештырыла торган кросс-походка, гөрләп үткән Сабантуйга һәм башка чараларга тукталып китте. Автономия эшчәнлегенең алдагы елларга билгеләнгән өстенлекле юнәлешләрен ачыклады.
Фиала Вәлиева ревизия комиссиясе отчетын тәкъдим итте.
Конференциянең тагын бер төп темасы – Уставтагы үзгәрешләр белән таныштыру иде. Бу турыда совет әгъзасы Нәзирә Биктимирова аңлатты. Ә үзгәрешләр федераль законнардагы үзгәрешләр нигезендә кертелгән. Яңалыклар игътибарга лаек һәм әһәмиятле иде. Күп кенә хокукый якларына тукталып тормыйчан, 5 елга автономиянең башкарма директоры сайланырга тиешлеген генә язып китәм. Һәм аңа күп бурычлар йөкләнәчәк.
Депутатлар автономия советы әгъзаларын сайладылар. Соңыннан советта башкарма директор вазифасы Нәзирә Нәзир кызына тапшырылды. Комиссия җитәкчеләре билгеләнде. Алдагы планнар барланды. 9 Май бәйрәмендәге чараларда, июнь аенда оештыралачак өлкә һәм район Сабантуйларында лаеклы катнашу турында сүз барды.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.
Рәсемдә: совет әгъзалары.