Май 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 1
|
2 | 3 |
| 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
| 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
| 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
| 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
Һәрвакыт өлкән буын кечесенә ярдәм итә. Бу борынгы процесста «Ни чәчсәң, шуны урырсың» дигән кыйммәтле сүзләр бик яхшы аңлашыла. Остаз – ул сез әле үз алдыгызга куйган максатка ирешкән кеше. Без менәргә җыенган тауга менеп җиткән инде. Минем өчен шундый тәҗрибәле остаз Рәисә Әбделчәлилова булды.
Аның белән беренче танышуда ук бу кешенең намуслылыгы һәм яхшы күңеллелеге игътибарны җәлеп итә. Рәисә Наил кызы – интеллигентлы, якты, гадәти булмаган, һәрвакыт күтәренке кәефтә һәм бик сөйкемле.
Тарман мәктәбенә эшкә килгәндә мин инде шактый тормыш тәҗрибәсе туплаган идем. Һәм монда укытучы-укучы арасындагы мөнәсәбәтләр турындагы бөтен күзаллауларымны үзгәрткән кешене очраттым. Рәисә Наил кызы ярдәм дә итте, дөрес киңәшләр дә бирде. Нәкъ менә ул миңа мәктәптә балаларның тормышы төрле һәм кызыклы булырга, ә укытучы барысын да белергә тиешлеген аңлатты. Ул һәр баланың мөмкинлегенә, аның күңелендәге яхшылыкка һәрвакыт ышанырга, балаларны яхшылыкка, якыннары турында кайгыртырга, башкаларга хөрмәт күрсәтергә өйрәтте. Балалар шундый төрле бит! Һәркемнең үз идеясе, үз дөньясы, аны җимерергә ярамый, аңа ачылырга ярдәм итәргә кирәк.
Ул инде 40 ел укытучы булып эшли - Ходайдан педагог.
Рәисә Наил кызы 1968 елда Түбән Тәүде районының Түбән Тарман авылында туа. Өченче сыйныфта ук укытучы булырга карар кыла. 1986 елда мәктәпне уңышлы тәмамлап, 18 яшьлек кыз туган мәктәбендә физика һәм математика укытучысы һәм бер үк вакытта китапханәче булып кала. Һәм 1988 елда Тубыл педагогия училищесына укырга керә.
1990 елда педагогия училищесын башлангыч сыйныфлар укытучысы белгечлеге буенча тәмамлагач, Түбән Тәүде районының Тарман мәктәбенә эшкә килә. Менә инде 38 елдан артык башлангыч сыйныфлар укытучысы булып эшли, югары квалификация категориясенә ия. Үзенең педагогик тормышы дәвамында Рәисә Наил кызы берничә тапкыр «Ел укытучысы» конкурсларында катнашкан, «Һөнәр – укытучы», «Намус һәм дәрәҗә» номинацияләрендә, «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» өлкә конкурсында «Югары педагогик осталык өчен» номинациясендә җиңгән. Ул 2022 елда Казан шәһәрендә узган татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында катнаша. Эшләү дәверендә Рәисә Наил кызы бай тәҗрибә туплап, аны район, мәктәп, өлкә укытучылары белән уртаклаша һәм яшь укытучыларга тапшыра. Аның куллары, акылы һәм йөрәге аша йөзләгән бала үткән. Ул искиткеч рухи сыйфатлары белән аерылып тора: балаларга, үз һөнәренә мәхәббәт, намуслылык, принципиальлек, һәрвакыт ярдәмгә килергә әзерлек, грамоталы белгеч, укыту-тәрбия процессының норматив-хокукый базасын яхшы белгән иҗади эшләүче укытучы.
Мәгариф системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен Рәисә Әбделчәлилова күп кенә грамоталар һәм дипломнар, Россия Федерациясе мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамоталары белән бүләкләнде (2009), хезмәт ветераны. 2025 елда «Мактаулы остаз» дигән мактаулы исем бирелде.
Рәисә Наил кызы укыту методикасындагы барлык тәҗрибәләрнең аннан башлануы белән горурлана ала. Ул мәктәп, район, өлкә укытучылары өчен бик күп ачык дәресләр үткәрде, ритмика, бию түгәрәкләре алып барды. Аның ачык дәресләре һәрвакыт югары бәя ала; ул мәктәп һәм район методик берләшмәләре утырышларында чыгыш ясый, вебинарларда, конференцияләрдә, семинарларда һәм акцияләрдә катнаша.
Бик яхшы оештыручы буларак, белем бирү концепциясен тирәнтен күз алдына китереп, берничә ел дәвамында мәктәп укытучыларының иҗади төркеменә җитәкчелек итә, шулай ук мәктәпнең социаль педагогы булып эшли һәм күп еллар мәктәпнең идарә советы әгъзасы була.
Бу елларда сыйныф җитәкчелеге алып бара. Укытучы үз эшчәнлегендә ата-аналар белән эшләүгә аерым урын бирә.
Рәисә Наил кызы үзенең педагогик эшчәнлегенең өстенлеге итеп балаларны үз халкының мәдәниятенә тартуны саный, гаиләгә мәхәббәт тәрбияли. Ел саен «Сабантуй» милли бәйрәмендә катнаша, милләтләр эшләре буенча өлкә комитетының 2 нче дәрәҗә дипломы белән бүләкләнә.
Рәисә Әбделчәлилованың искиткеч улы Рамил бар, ул 2017 елда Төмән педагогика көллиятен тәмамлаган, белгечлеге - физкультура-сәламәтләндерү эшчәнлеге өлкәсендә өстәмә белем бирү педагогы. Ул тугры ярдәмче, киңәшче, әнисе уңышлары һәм җиңүләре, проблемалары һәм кыенлыклары белән уртаклаша торган кеше. Ә укытучы һөнәрендә алар җитәрлек иде. 2023 елда Рамил Ватанны сакларга теләк белдерде һәм МХОгә китте. Без бөтен коллектив белән аны исән-сау өенә кайтуын көтәбез.
2020 елда, эшкә килгәч, Рәисә Наил кызы мине үз канаты астына алды. Аның ярдәмендә мин бүген үземне уңышлы укытучы дип саный алам. Аның белән без төрле конкурсларда катнашабыз һәм урыннар алабыз.
Рәисә Наил кызы белән балаларга гына түгел, хезмәттәшләренә дә кызык. Үзенең мастер-классларында иң катлаулы педагогик мәсьәләләрне хәл итүне ул шундый итеп аңлата: аларны хәл итү, үзләштерү, тиешле нәтиҗәгә ирешү мөмкинлеге ачык булып кала. Аның янына теләсә нинди үтенеч белән килергә була, беркайчан да кире какмый, һәрвакыт ярдәм итә, аңлата. Үзебезнең остазыбыз аркасында без үз һөнәребез белән горурланабыз һәм анда очраклы кешеләрнең булмавын аңлыйбыз, чөнки укытучы – ул эш түгел, ә күңел халәте.
Тормышта горурланып әйтә алам: «Рәисә Наил кызы - минем остазым!»
Лилия НИГЪМӘТУЛЛИНА, Түбән Тәүде округы, Тарман авылы.
(Гөлнур Вәлиева тәрҗемәсе).