Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Күренекле архитекторның якты истәлегенә

последние и лучшие новости искусства в мире

1907 нче елның 18 нче апрелендә Тубыл шәһәреннән 5 чакрым ераклыктагы Бәргәр авылында Митхәт Булатов туа. Булатовлар гаиләсе Тубыл шәһәренә күченеп килгәннән соң, Митхәт 1 нче мәктәпкә укырга керә. Ул бу мәктәптә укыган елларны музыка белән шөгыльләнә, аннары рәсем ясау белән мавыга. Рәсем сәнгате осталыгы нигезләренә талантлы рәссам, портретчы, укытучы, җәмәгать эшлеклесе Пантелеймон Чукомин җитәкчелегендә өйрәнә. Монда укыган еллары турында хатирәләрендә: «Егерменче еллар гражданнар сугышыннан соң - авыр җимереклек чоры. Безнең буяулар, пумалалар, кәгазьләр юк иде. Ләкин бу күренеш беркемне дә борчымады. Пантелеймон Петрович безне пумалалар, чуклы щеткалар, буяулар ясарга өйрәтте. Май белән ышкылган корым кара буяуга әверелде. Сөяк кисү сәнгате технологиясе белән танышканнан соң, Пантелеймон Петрович миңа бер кисәк мамонт сөяге бирде һәм кәгазь кисү өчен пычак ясарга тәкъдим итте. Фил башы төшерелгән пычак мәктәп музеенда экспонат булды», - дип искә ала.

Митхәт Булатов 1928 нче елны Ленинград коммуналь-төзелеш инженерлары институтының архитектура факультетына укырга керә. Институтны тәмамлап, Мәскәүдә хезмәт юлын башлый. Аннары гаиләсе белән Ташкентка күченә. Монда чирек гасыр диярлек шәһәрнең баш архитекторы булып эшли. Ташкентта кырыс сугыш елларында меңләгән эвакуацияләнгән кешеләр урнаша. 1941 нче елны монда килүче кешеләрне, шулай ук фәнни институтлар, театрлар, заводларны урнаштыру, халыкны торак белән тәэмин итү, балалар йортлары, ятимнәр өчен приютлар төзү, заводлар булдыру өчен күп көч куела. Торак, логистика, инфраструктура белән тәэмин итү кирәк була. Зур җаваплылык шәһәрнең баш архитекторы Митхәт Сәгадәтдин улы җилкәсенә төшә. Архитекторлар, төзүчеләр шәһәр өчен җаваплы эшләр башкаралар. Сәнәгать предприятиеләре оборона продукциясен чыгара башлыйлар. Бөек Ватан сугышыннан соң Митхәт Булатов Ташкентта гына түгел, Бохара, Сәмәрканд, Хива шәһәрләрендә дә яңа үзәк проектлары өстендә эшли. 1966 елгы җир тетрәүдән соң Ташкентка генераль реконструкция Митхәт Сәгадәтдин улы җитәкчелегендәге төркем тарафыннан үткәрелә. «Геометрическая гармонизация и архитектура Средней Азии IX-XV в.в.» китабы авторы Митхәт Булатов 1989 нчы елда Софиядә алтын медаль, мактаулы диплом белән бүләкләнә. Митхәт Сәгадәтдин улы борынгы шәрык фәлсәфәчеләренең мирасын өйрәнә һәм архитектура белән космосның бәйләнеше турындагы фикергә килә. «Космос и архитектура Турана-Туркестана. Тенгри-нома» (1996-2000) фәнни эшендә борынгы заманның шифрланмаган корылмаларының чын максатына яктылык өсти. Якташыбыз дөнья һәм илебез архитектурасына, мәдәниятенә бәяләп бетергесез өлеш кертә. Күпсанлы бәйгеләрдә җиңгән, 85тән артык үзенең һәм төркеменең проектларын, шул исәптән - эре шәһәрләрнең генераль планнары, комплекслы шәһәр төзелеше объектлары, һәйкәлләре (46сы) тормышка ашырылган, 90 фәнни хезмәте бастырылган якташыбыз Митхәт Булатов татар исеме энциклопедиясенә һәм XX нче гасырның күренекле татар эшлеклеләренең Президент исемлегенә кертелгән. Казан шәһәренең бер урамы аның исемен йөртә.

Тубыл шәһәрендә актив эш алып барган «Добрая воля» клубы җитәкчесе, исеме, фамилиясе шәһәрнең Мактау китабына кертелгән Диләрә Гадирова: «Безнең оешма һәм «Том Сойер фест» фестивале архитектура күзлегеннән кыйммәтле, әмма рәсми рәвештә архитектура һәйкәлләре дип танылмаган тарихи йортларны саклауга юнәлдерелгән эшне алып барабыз. Шулай ук күренекле шәхесләр белән очрашулар, аларга багышланган күргәзмәләр, экскурсияләр оештырабыз, танылган якташларыбыз тарихы белән яшь буынны таныштырабыз. Тубыл шәһәренең Пушкин урамындагы кызыл кирпечтән салынган 33 нче йорт бинасы 1899 елда Мөхәммәталим Тушаков тарафыннан төзелгән. Бу бинаның ажурлы кронштейннарда металл түбәсен, бинага матур бизәлгән керү өлеше, йортның эчке ягы, нигезе булып ике яклы бүлмәләре, буй булып урнашкан коридорлары да затлы йорт булганын хәтерләтә. 1917 нче елны февраль революциясеннән соң бу йортта Булатовлар гаиләсе яшәгәне билгеле. Безнең клубка килүчеләргә күренекле шәхес Митхәт Сәгадәтдин улы турында эчтәлекле лекция үткәрдек. Пушкин урамында ул яшәгән йортта хәтер тактасы беркетелсә, бу бинада музей оештырылса яхшы булыр иде», - дип сөйләде. Тубыл шәһәренең 15 мәктәбе каршында эшләүче милли мәктәп музее җитәкчесе Алсу Хәйбуллина музейда архитектор турында фоторәсем һәм мәгълүмат тупланганы, бу темага экскурсияләр үткәрелүе турында әйтте. Алсу Насретдин кызы: «Укучылар кызыксынып тыңлыйлар, музейдагы экспонатларны, альбомнардагы, экспозицияләрдәге мәгълүматны карыйлар. Күренекле шәхес безнең якташыбыз булганын беләләр, горурланалар», - дип сөйләде. Шәһәрнең себер татар мәдәният үзәге каршындагы тарих-этнография музеенда Равилә Кутумова эшләгән чорны, Митхәт Булатов турында эчтәлекле, тарихи документлар, фоторәсемнәр белән баетылган экспозиция эшләнгән иде. Мәктәп укучылары өчен экскурсияләр үткәрелеп барды, күренекле шәхесләр турында массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә шәһәр күләмендә викториналар оештырылды. 1996 нче елны татар телендә чыгып килгән «Себер дәрьясы» радиотапшырулары (автор Римма Умитбаева) туры эфирдан ТРВК телекомпаниесе ярдәмендә танылган архитектор Митхәт Булатов белән әңгәмә корды. Радиоэфирдагы очрашуны, якташыбыз белән әңгәмәне тубыллылар хәтерлиләрдер. Әңгәмәдәшебез иң мөһим эшләре турында, туган авылы Бәргәрне, Тубыл шәһәрен яхшы хәтерләгәне турында сөйләгән иде. Быел архитектура тарихчысы, архитектура докторы, Урта Азия һәм Көнчыгыш илләренең архитектура тарихы һәм теориясе буенча хезмәтләр авторы, Үзбәкстанның атказанган төзүчесе Митхәт Булатовка 119 яшь булыр иде.

18-7-26

Римма УМИТБАЕВА.

Рәсемдә: лекциядә.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836