Май 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 27 | 28 | 29 | 30 | 1
|
2 | 3 |
| 4 | 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 |
| 11 | 12 | 13 | 14 | 15 | 16 | 17 |
| 18 | 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 |
| 25 | 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
25 нче апрельдә Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулу уңаеннан дөньякүләм «Татарча диктант» акциясе Тубыл шәһәре себер- татар мәдәният үзәгендә үтте. Чарада Тубыл шәһәреннән һәм округтан килгән милләт җанлы хезмәт ветераннары, төрле яшьтәге якташларыбыз катнаштылар. Бәйрәмчә җиһазланган залда Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән диктант текстын үзәк директоры урынбасары Зөфәр Корманов укыды. Төрле яшьтәге, төрле буын вәкилләре акцияне оештыручыларга рәхмәтләрен белдерделәр.

«Татарча диктант» акциясендә катнашкан хезмәт ветераны, «Ана даны» медале белән бүләкләнгән Сафура Нәчип кызы: «Мин Сатылган авылы мәктәбендә укыган кеше. Безнең мәктәптә татар теле, әдәбияты укытыла иде. Без Габдулла Тукай шигырьләрен укып үскән, аның иҗатын белгән кешеләр. Бу чарада мин укытучыларымны, мәктәбемне исемә төшереп утырдым. Чордашым Флорида Марганова, таныш ветеран укытучылар, хезмәт ветераннары Алсу апа Хәлитованы, Нурия Вафееваны, Әлфия Майгадарованы, авылдан килгән Фәүсия, Ибәтулла Мәмәтовларны һәм барлык катнашучыларны күреп шатландым. «Татарча диктант» акциясендә Габдулла Тукайның «Исемдә калганнар» әсәреннән өзекне язып, аның үз башыннан кичергән хәлләрен яңадан исебезгә төшердек. Ятимлектә кичергән авырлыклары, ятимлек ачысы, ачлы-туклы яшәгәне турында сыкранмыйча язган шагыйрь. Диктан язып кына калмыйча, Габдулла Тукайның балачагы, тормышы, иҗаты белән танышып, без яңадан аны хөрмәт, мәхәббәт хисләре белән искә алып, горурланып кайттык. Татар милләтеннән нинди талантлы кешеләр чыккан! Мәктәп укучылары, замана балалары да аның шигырьләрен, әсәрләрен яратып укысыннар. Бу чарага җаваплы караган үзәкнең сәнгать җитәкчесе Айгөл Корбановага, Зөфәр Кормановка, себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Сәет Хисмәтуллинга, коллективына игелекле эшләрендә уңышлар телибез. Габдулла Тукайның иҗатын яшьләр белеп үссеннәр», - дип фикерләрен әйтте.

Римма УМИТБАЕВА.
Рәсемдә: диктант язучылар.