Материалы

Күңелле ял иттерделәр

последние и лучшие новости искусства в мире

19-17Февраль аенда безгә, Исәт районы, Югары Егәнле авылына, Каскарадан “Дуслык” ансамбле концерт программасы белән килде. Халык күп иде, клубыбыз зур булмаса да, һәркайсына урын табылды. Ансамбльнең талантлы җырчылары татар халык җырларын башкардылар. Алар: Зөлфирә Бариева, Гөлсинә Атыкова, Розалия Меньшова, Мәрҗәнә Булатова, Мәрьям Әскәрова, Вәгыйзә Шәрипова, Фәрзәнә Хәбибуллина, Гөлҗиһан Гыйльманова, Тимербикә Корманова. Баянда ансамбльнең җитәкчесе Фәрит Әскәров уйнады. Аларның биюләрен, юмористик күренешләрен карап күңелләр күтәрелде. Концерт һәркайсына ошады, тамашачылар чыгышларын алкышларга күмделәр.

Ахырда артистларны чәй өстәленә чакырдылар. Аралашып, җырлашып тагын килүләрен сорап озатып калдылар.

Ачилә ИХСАНОВА, Исәт районы, Югары Егәнле авылы.
(Нәсимә Т
АШБУЛАТОВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума