Материалы

Каһарманнар хөрмәтенә

последние и лучшие новости искусства в мире

18-17Төмән районының Индрәй поселогында Бөек Җиңү көне зур бәйрәм рәвешендә үтә. Мәктәп территориясендәге Җиңүне якынайтуга өлеш керткән каһарманнар истәлегенә куелган һәйкәл янында ел саен митинг үтә. Районнан килгән вәкил, хакимият башлыгы, Дума җитәкчесе, депутатлар олы бәйрәм белән тәбрикләгәннән соң, алып баручылар сугышка кырларында һәлак булучылар, хәбәрсез югалганнар, кайтып вафат булучы ветераннар, тылда хезмәт итүчеләрнең исем-фамилияләрен әйтеп барган саен, һәйкәл алдына чәчәк салырга туганнары агыла. Аларга тыныч тормышта хәрби хезмәттә гомерләре өзелүчеләр дә өстәлә.

Әфган, Чечня, Осетиядәге сугышлар, башка бәрелешләр, Чернобыль ветераннары, бүгенге көндә ил алдындагы хәрби бурычларын үтәүчеләр дә хөрмәт белән искә алына. Хакимият, Дума, Коммунистлар партиясе исеменнән ясалма чәчәк бәйләмнәре салына.

Үткән елдан бирле “Үлемсез полк” та үткәрелә, әкренләп гадәткә кереп бара.

Индрәйдә 1923 елда балыкчылык артеле оештырыла. 1939 елда ул В.П.Чкалов исемендәге колхоз дәрәҗәсенә күтәрелә. Бөек Ватан сугышы башланганда колхоз “Кызыл балыкчы” исемен ала. Индрәй балыкчылары сугыш кырларына күпләгән тонна балык озаталар, ул вакытларда Омск өлкәсендә балык тоту буенча гел беренче урынны алып торалар. Ә бит авыл 78 батыр ир-егетләрен Совет Армиясе сафларына озата. Бар эш тә хатын-кызлар җилкәсенә төшә. Сугыш кырларыннан 38 кеше генә туган якларына әйләнеп кайта. 18-16“Менә инде икенче ел безнең арабызда соңгы сугыш ветераны Рәхимгәрәй Вәлеев та юк, хезмәт фронтында катнашучыларның да сафлары сирәгәя: 11 генә калдылар, 41 сугыш еллары баласы бар”, - дип сөйләде поселок депутаты Нурзия Шакирова.

Районнан киткән 7 мең совет солдатының да Бөек Ватан сугышы кырларында яртысыннан күбрәге ятып калуы турында хәбәр итте район хакимияте мәдәният бүлеге баш белгече, район татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузин.

Митингтан соң түрәләр 75 ел бергә гомер иткән Ариповлар гаиләсе яшәгән йортка юнәлделәр. Аларны күркәм юбилейлары белән тәбрикләп, өлкә губернаторы Владимир Якушев исеменнән Тәбрикнамә һәм медаль тапшырдылар. Шунысы кызыклы: өлкәдә әлегә кадәр 75 ел бергә гомер иткән гаиләне котлау очрагы булмаган, бүләкләре дә бары тик 70 еллыкка гына әзерләнгән. 18-15Ариповлар бу очракта 75 ел бергә яшәүчеләр исемлегенең башында торачаклар, тарихта ныклы урын алачаклар.

Бәйрәм программасы авыл клубында дәвам итте. Анда тыл ветераннары, сугыш еллары балалары чәй өстәле артына җыелганнар иде. Аларга клубка йөрүче сәләтле яшь буын үз осталыкларын күрсәттеләр: баянчылар моңлы көйләр сыздырдылар, җырчылар матур җырлар суздылар, ә инде биючеләр әбиләрне дә җанландырды.

Бөек Җиңү көне кичке дискотека белән тәмамланды.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума