#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Халыкара олимпиадада сыналып

последние и лучшие новости искусства в мире

19-7Казанда татар теле һәм татар әдәбиятыннан VIнчы халыкара олимпиаданың йомгаклау этабы үтте. Татар теленнән белемнәрен барлыгы 460 укучы сынады. Алар арасында чит илләрдән - Финляндия, Төркия, Казахстан, Япония, Үзбәкстан, Кыргызстан, Эстония, Франция, Индонезия, Кытай, Пакыстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Азәрбайҗан кебек илләрдән дә делегацияләр булды. Күп өлеше Татарстаннан, Россиянең 26 төбәгеннән килгән иде. Бу этапка татар теле һәм әдәбиятыннан төбәкара олимпиада җиңүчеләре, интернет-тестлаштыру һәм әңгәмәләрдә катнашучылар чакырылды.

Өлкәбездән Элина Хисаметдинова (Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең 11нче класс укучысы), Нурзилә Вәлиуллина (Ялутор районы, Аслана мәктәбенең 10нчы класс укучысы, Оиша Хисаметдинова (Ялутор районы, Яңа Атьял мәктәбенең 10нчы сыйныф укучысы), Рузанна Фастуллина (Төмән районы, Шыкча мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы), Резедә Кирамова (Төмән шәһәре 52нче мәктәбенең 8нче сыйныф укучысы) үз көчләрен сынадылар.

- Халыкара олимпиадада мин әле беренче тапкыр гына катнаштым, бу миңа бик зур казаныш. Бөтенләй әйбәт оештырылды, безне төрле чараларга йөрттеләр. Олимпиаданың тантаналы ачылышы Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт театрында узды. Г.Камал, Г.Кәриев, М.Җәлил исемендәге театрларны күреп кайттым, Казан буйлап экскурсия бик кызыклы иде һәм тагын башка чаралар минем истә озакка калырлар. Күп кешеләр белән таныштым, араларында регионнардан да, чит илләрдән дә яшьтәшләрем бар иде. Олимпиададан соң да аралашуыбызны дәвам итәрбез дип ышанам. Татар теле һәм әдәбияты, татар халкы тарихы буенча олимпиада биремнәренә җавап язган вакыт бик дулкынландыргыч иде, сораулар җитәрлек авырлыкта булды. Инде икенче ел да катнашырга тырышырмын, тагын да яхшырак әзерләнермен. Бу олимпиадалар зур көч таләп итсәләр дә, миңа аларда катнашу ошый, чөнки мин аларны үзем өчен язам: үз белемнәремне тикшерү, яшьтәшләрем белән аралашу һәм үземнең фикерләү киңлегемне киңәйтү өчен. Олимпиада тиз генә үтеп китте, әмма күп итеп якты хатирәләр калдырды.

Мин безнең туган телебездә район, өлкә, халыкара дәрәҗәдә олимпиада булганына бик шат. Ул хәзерге буынга татар телен онытмаска һәм үстерергә булыша. Мәңге шулай булып торсын. Киләчәк буыннар да татар телен онытмасыннар иде”, - дип сөйләде Нурзилә Вәлиуллина.

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт академия опера һәм балет театрында “Туган тел” форумында җиңүчеләр һәм лауреатлар, дипломантларны котлыйлар. Укучылар каршында җырчылар Гүзәл Уразова, “Казан егетләре” төркеме, Эльмира Кәлимуллина чыгыш ясый. Олимпиада алдынгыларын бүләкләү тантанасында абсолют җиңүче Ильяс Кадер милләттәшләренә мөрәҗәгать белән чыга. Финляндия татары: “Мин үзем алты телдә сөйләшәм. Фин татары булсам да, минем ана телем — татар теле. Дусларыма һәм милләттәшләремә шуны әйтәсем килә: "Татар теле безнең кулларда, яшьләрдә. Онытмыйк, саклыйк, үстерик аны! Горурланыйк аның белән!", — дип белдерә ул.

Безнең укучыларыбызга һәрберсенә финалда катнашканлыкка диплом, ә Резедә Кирамовага (укытучысы Халидә Кирамова) 2 нче дәрәҗәдәге диплом тапшырыла. Олимпиадада катнашкан укучыларыбызны чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә тагын да югарырак уңышлар телибез.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836