#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Хыялы чынга ашсын

последние и лучшие новости искусства в мире

Иң беренче рәхмәтемне “Яңарыш” газетабызга белдерәм. Аралаштыра, таныштыра, кайгыларны уртаклаштыра, ялгыз калганда көч бирә, яшәү мәгънәсен аңлата, укыган саен күңелләр үсә, җанга сихәт, рәхәт бирә, акыл өйрәтә, үткәннәрне искә төшерә, укыган саен укыйсы килеп тора. Әйтерсең, тәмле ризык. Һәр санын сагынып көтеп алабыз.

Газета шәп, әйбәт чыга, рәхмәт, озын гомерле булсын. Эчтәлекле, тәрбияви мәгънәле әсәрләр, хикәяләр, шигырьләр һ.б. “Яңарыш” битләренә матурлык, ямь өстәп, газета укучыларны шатландырып, туып торсыннар.

Менә инде ничә еллар, шигырь язуым – күңелем таләбем, дип, себер җиренең шагыйрәсе Фәхриҗамал Утяшева иҗатын күзәтеп барам, иҗат җимешләре газета битләрендә, китапларда дөнья күрәләр.

Үзе белән очрашсам, аның турында укысам, уңышлары, язган әсәрләре-шигырьләре белән танышсам, күңелем, хәтта буем үскән кебек була. Искитәрлек шәхес, салкын буранлы себер җирендә шытып чыккан, чәчәк аткан роза гөле дияр идем.

Гомереңнең бер мизгелен үтәсең дә, үткәннәргә игътибар итәсең икән. Менә инде без дә җиденче дистәгә якынлаштык. “Яңарыш” битендәге Фәхриҗамалның фотосурәтенә карап, тормыш юлына күз салгач, яшьлек еллары, укыган чаклар исемә төште. Күпме язлар, кышлар үткән... Ул кадәрле вакыт эчендә ниләр генә кичермәдем...

Яшьлегемә кайткан кебек булдым. Тубыл шәһәренең 15нче мәктәбендә укыдык, 2нче Мира урамында тулай торакта бер бүлмәдә яшәдек. Ул - 10нчы, мин 9нчы сыйныфларда укый идек. Тормыш бит ул күләсә, әйләнә дә, үз урынына килеп баса. Үзебездән соң безнең балаларыбыз да очраштылар. Димәк, тормышыбызның да кайбер юллары яшәеш чорында безне кабат очраштырды. Аның улы Булат һәм минем кызым Алисә Тубыл шәһәрендә зооветтехникумны тәмамладылар, ә төпчек кызларыбыз – Гүзәл һәм Әнисә институт дипломы алдылар.

Алар иптәше белән өч малай һәм акыллы, белемле кыз тәрбияләп үстерделәр.

Хатын-кызны могҗиза кыры дип әйтеп булмый. Бер күрешүдә аңлап җиткермисең, аңласаң – аның яшәү дөньясын да аңлыйсың. Фәхриҗамал искитәрлек сабыр, тыйнак, аз сүзле, тәмле телле, серле сандык кебек ул. Үзе сылу, борынгы хан кызлары кебек төз гәүдәле, әйтерсең атлап түгел, судан йөзгән аккош кебек йөри. Әле дә исемдә, узып китсә, әйләнеп карап кала идем. Бер дә көлми, артык сөйләшми, тыныч тылсым иясе. Менә инде картайгач аңладым, ул шулай уйланып, тормыш юлында иҗат җимешләрен саклаган икән.

Вакыт җиткәч, аның серле сандыгы ачылды, шигырьләре дөнья күрделәр. Матур тормыш юлын үтеп, үз-үзенә ышанып яши торгач, аның хыялы да чынга ашты.

Милләтебезнең бүгенгесен, киләчәген кайгыртучы, туган телебезне, мәдәниятебезне, тарихыбызны, гореф-гадәтләребезне саклап калучы, татарлыгыбызны, бердәмлекне ныгыту юлларын күрсәтүче күренекле шагыйрәбезгә әверелде. Димәк, хыялы гамәлгә ашты.

Суфия БАКИЕВА, Вагай районы, Икенче Вагай авылы.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836