Материалы

Рамазан ае мөбарәк булсын!

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән өлкәсе Диния нәзарәте рәисе, мөфти Зиннәт хәзрәт Садыйковның
Рамазан ае җитүе белән котлавы

Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим
Әссәләәмү галәйкүм үә рахмәтүллаһи үә бәракәәтүһ!
Мөхтәрәм дин кардәшләр!

Хөрмәтле дин кардәшләрем! Аллаһның рәхмәте белән изге Рамазан айларын каршыларга насыйп булды. Рамазан – йөрәкләрнең пакълану, хәерле фикерләр, изге гамәлләр ае.

Ел саен без Рамазан аеның башлануын зарыгып көтәбез. Рамазанга ирешкәч, Аллаһ Тәгаләбезгә ихластан шөкранә кылабыз. Яхшылыкка өметебезне баглап, ураза тотып чыгарга Аллаһтан көч-куәт сорыйбыз.

Рамазан ае көннәре – үзенчәлекле вакыт. Бу айда безгә яхшы якка үзгәреп китәргә, күңелебездә шәфкатьлелек нурын уятырга форсат бирелә. Ураза – әхлак мәктәбе ул, сабырлыкка, башкаларны ихтирам итүгә, бүтәннәрнең хәлен аңлауга, мәрхәмәтле булуына өйрәтә торган мөгаллим ул. Ураза шәхесне көчле булырга, ихтыяр көченә ия булырга өйрәтә.

Ураза ул ашау-эчүдән тыелу гына түгел, ураза тоткан һәрбер секунд өчен Аллаһтан әҗер алырга мөмкинлек бирелә. Бу үзенчәлек уразаны башка нигъмәтләрдән аерып тора.

Аллаһ Тәгалә безгә бу айны ураза тотып, гыйбадәт, изге гамәлләр кылып үткәрергә насыйп итсен, безгә бу олы эшне башкарып чыгарга көч-куәт бирсен. Безне гөнаһ кылудан сакласын.

Ураза ае мөселман җәмәгатьчелегенең берләшүенә сәбәп булса иде, Рамазан җитүе белән дөньяда фетнәләр бетсә иде, бөтен явызлык һәм яманлык үткәндә калып, безгә якты киләчәктә гомерләребезне үткәрергә насыйп булса иде. Амин!

Диния нәзарәте һәм үз исемемнән барлык мөселманнарны Рамазан ае җитүе белән тәбриклим!

Уразаның һәрбер көне сезгә һәм якыннарыгызга Аллаһның рәхмәтен, бәрәкәтен китерсен. Галәмнәрне юктан бар кылучы, гөнаһларны гафу итүче, мәрхәмәтле Аллаһ Тәгаләбез бөтен дога-теләкләребезне кабул итсен, барчабызга ике дөньянең бәхетен, сәгадәтен насыйп вә мөәссәр итсен. Амин!

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума