Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Тюменский губернатор Владимир Якушев – лидер “Национального рейтинга”. Информацион коммуникацияләр үзәге 2018 елның март-апрель айлары өчен Россия губернаторлары рейтингын тәкъдим итте. Бу – быелгы регионнар җитәкчеләре рейтингының икенчесе. Беренчесендә (январь-февраль) Төмән өлкәсе губернаторы Владимир Якушев лидер булды. Инде менә тагын беренче урынга чыкты. Икенче позициядә – Ямал җитәкчесе Дмитрий Кобылкин.

* * *

Две новые школы и шесть детских садов построят в Тюмени к концу 2019 года. Төмәндә бүгенге көндә 6 балалар бакчасы салына. Проект куәте ике меңнән артык урынны тәшкил итә. Яңа мәктәпкәчә учреждениеләр Суходолье, Тура (Лесобаза), Ямальский-2 районнарында, 4нче Заречный микрорайонында барлыкка киләчәкләр. Войновка, Ямальский-1, Мәскәү тракты районнарында балалар бакчалары өчен участоклар бүленде. Ямальский-1, Ямальский-2, Мыс, Тура районнарында, Кырынкүл авылында яңа мәктәпләр төзеләчәк. Кырынкүлгә яңа мәктәпкә укырга Березники поселогыннан балаларны автобус белән йөртәчәкләр.

* * *

Тюменские врачи провели практический мастер-класс для европейских коллег. Төмәннең “1нче өлкә клиник шифаханәсе”нең торакаль хирургия үзәгендә Россия һәм Европа коллегалары өчен практик мастер-класс үткәрелде. “1нче өлкә клиник шифаханәсе” белгечләре пациентларны үпкә рагыннан дәвалаганда уңышлы кулланган ысулларын тәкъдим иттеләр. Онлайн-режимда эндоскопик лобэктомия буенча мастер-класс уздырылды. Лобэктомия – үпкәнең бер өлешен алып ташлау буенча операция. Бүгенге көндә Төмәннең шушы шифаханәсе Урал федераль округында реконструктив дәрәҗәсе һәм видеоторакоскопик торакаль хирургия буенча алдынгылардан исәпләнә.

* * *

На тюменские поля в 2018 году выйдет энергонасыщенная техника. Быел Ишим, Упорово, Омутинка, Исәт районнары, Заводоуковск шәһәр округы кырларына Петербург трактор заводында җитештерелгән “Кировец” К-744-Р тракторлары чыгачаклар. Упорово районының өч хуҗалыгында һәм Заводоуковск шәһәр округында тагын өстәмә шушы заводта ясалган “Кировец”-424 яңа буын тракторы эшкә керешәчәк. Бу 4 класстагы техника кыр операцияләрен үтәүгә генә түгел, гомумикулланыш юлларда транспорт эшләрен үтәүгә дә юнәлдерелгән. 2018 елда язгы кыр эшләрендә Төмән өлкәсендә 4229 трактор, 3126 чәчкеч, 1969 культиватор катнашачак.

* * *

Тюменские сыровары научились делать пармезан. Былтыргы нәтиҗә буенча регион сыр җитештерүне 6%ка арттырды. Традициягә әверелгән продукцияне генә түгел, көнбатыш технологияләрен дә үзләштерделәр. Тауар җитештерүчеләр базарны Төмән өлкәсендә көнбатыш технологиясе буенча ясалган пармезан, проволоне, качокавалло һәм башка сырлар белән тәэмин итәләр.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836