Материалы

Ялуторлыларны “Яшь буын” котлады

последние и лучшие новости искусства в мире

19-22Фәрид Корманов җитәкчелегендәге “Яшь буын” татар яшьләре иҗтимагый оешмасы Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан райондагы төрле авылларда яшәүче татар сугыш һәм тыл ветераннарын бәйрәм белән котлаган. Фәрид Зәки улы авыллардагы ярдәмчеләре: мәктәп директоры, я ветераннар советы рәисе, я социаль хезмәткәр, я укытучылар, клуб хезмәткәрләре белән ветераннарга татар телендәге Рәхмәт хатларын укыганнар, чәчәк тапшырганнар, Сәел һәм Яңа Атъялда укучылар җырлар, шигырьләр сөйләгәннәр.

- Хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары, ихлас күңелдән ихтирам белдереп, сезгә чиксез рәхмәтләребезне җиткерәсе килә. Чөнки сез яшь буынның бәхетле яшәве өчен яшьлегегезне, сәламәтлегегезне кызганмагансыз. Сезнең белән горурланабыз, батырлыгыгыз алдында баш иябез. Сез кичергән авырлыклар бер вакытта да кабатланмасын. Илебез тыныч, күгебез аяз булсын иде. Туган җирнең кадерле, һәркемгә якын икәнен, аны сакларга кирәклеген төшендердегез. Сезгә Җиңү бәйрәмен сәламәтлек, күңел тынычлыгы белән каршыларга язсын. Сез моңа бик лаеклы! Мул, имин тормышта бәхетле, тыныч гомер итүегез өчен без көчебездән килгәнне эшләрбез, - дип язылган Рәхмәт хатында.

Олы буынга җылы сүз, аз гына игътибар да зур шатлык бит. Алар бик канәгать калганнар. 69 ветеранның 4се сугыш афәтләрен күргән. Алар арасында элек Төмәндә яшәгән снайпер Алия (паспорты буенча Галия) Ариф кызы Габайдуллина да бар. Бу курку белмәс апа сугышның алгы сафларында көрәшкән. 17 яшеннән сугышка киткән. Подольск шәһәрендәге снайперлар мәктәбендә укыган. Аннан Витебск астындагы 2нче Белоруссия армиясендә көрәшә. Башта 17нче Урал дивизиясендә, ул тар-мар ителгәч, 19нчы Себер дивизиясенә күчерелә. “Беренче немецны оптика аша бер окоптан икенчесенә күчкәндә эләктердем. Без тездән суда окопта торабыз, аларныкы 800 метрда гына. Без аларны, алар безне күзәтәләр. Разведкага йөрдек. Бервакыт Чиләбе өлкәсеннән дус кызым Анна Рытова белән сугышчан бурычыбызны үтәгәндә немецлар безне күреп алып, миномет утына тоттылар. Анна үлде, мин авыр яраландым”, - дип сөйләгәне хәтердә Алия апаның. Шуннан Алия апа өчен сугыш тәмамлана, ул авыр ярасы белән госпитальләрдә дәвалана, өенә кайтарыла. 19-21Әле 75 яшенә кадәр ату ярышларында катнаша. Тыныч хезмәттә дә сынатмый ул, гел авыр эшләрдә хезмәт итә. Туры сүзле, тырыш, мәрхәмәтле, үз дигәнен эшли торган кыю татар хатыны һәркайда хөрмәт казана. Үзе ул Ялутор районының Кактамак авылында туа. Хәзер Яңа Атъялда яши.

Балаларның алар танышулары, сөйли алганнарыннан ул чордагы тормыш турында ишетүләре сабыйларда гомерлек истәлек булып калачак. Чөнки ветераннарыбыз олы яшьтә инде, мәктәпләргә очрашуларга йөри алмыйлар.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума