Исәт мәктәбендә истәлек такталары ачылды

последние и лучшие новости искусства в мире

19-1Бөек Җиңү көне якынлашу һәм өлкәнең 75 еллыгы уңаеннан Ялутор районының Р.Алимбаев исемендәге Исәт урта мәктәбенең стенасына тантаналы рәвештә ике истәлек тактасы куелды. Авыл халкы өчен генә түгел, район күләмендә мөһим һәм шатлыклы хәлне лаеклы рәвештә билгеләп үтү бурычын мәктәп укытучылары үз җаваплылыкларына алып, олы бәйрәм оештырдылар. 26 ел Исәт мәктәбен җитәкләгән СССРның халык мәгарифе отличнигы, “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры Мирсат Әбделхак улы Латыйповка тактаны укучысы, өлкә чик сакчылары ветераннар советы рәисе, меценат Нуретдин Ибраһимов, ә 28 ел завуч вазифасын башкарган РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, мәктәп музеен булдырып, авыл тарихын язып калдырган Рәхимгәрәй Ильяс улы Алимбаевка бала-оныклары ясатканнар.

Чараны укучылар күтәренке рухта алып бардылар. Алар яшь буынга белем һәм тәрбия бирүне яшәү максатлары итеп куйган бу ике хөрмәтле укытучының тормыш юлы һәм башкарган олы хезмәтләре турында матур шигъри юллар өстәп сөйләделәр. “Яшь буын” өлкә татар яшьләре оешмасы җитәкчесе Фәрид Корманов белән Әлфинур Латыйпова күңелләрне тетрәндереп моңлы җырлар башкардылар.

Рәхимгәрәй Ильяс улы 1948 елдан алып 1988 елга хәтле Исәт мәктәбендә тарих дәресләрен укыта. “Аяклы энциклопедия” дип атыйлар аны балалар һәм коллегалары. 1988 елда лаеклы ялга чыккач, мәктәп музеен җитәкли, аның эш нәтиҗәсе булып 2000 елда бастырылган “Исәт авылында халык мәгарифенең формалашуы һәм үсүе турында язмалар” дип аталган китабы тора. Биредә авыл тарихы, нәселләр шәҗәрәсе һәм хәтер... 2001 елның 29 августында Рәхимгәрәй Ильяс улы вафат була, 2003 елда Исәт мәктәбенә аның исеме бирелә.

Мирсат Әбделхак улы 40 елдан артык гомерен балаларга багышлый, математика, физика дәресләрен укыта. Ул 1986-1987 уку елларында Сәел башлангыч мәктәбен тугызьеллыка әйләндереп, яшь, тырыш, белемле укытучылар коллективын туплый. Аның фидакарь хезмәтен илебез игътибарсыз калдырмый, бик күптөрле орден-медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнә. 2004 елның 8 июнендә аның йөрәге тибүдән туктый. Халык күңелендә ул оста җитәкче, гениаль педагог, әдәпле, һәркемгә игътибарлы, ярдәмчел, тырыш, эшчән, яраткан, ышанычлы тормыш иптәше, әти, бабай буларак саклана.

19-2Килгән хөрмәтле кунаклардан Ялутор район хакимияте башлыгы Андрей Гильгенберг, авыл хакимият башлыгы Нур Сөлкәрнәев, өлкә чик сакчылары ветераннары советы рәисе Нуретдин Ибраһимов, Ялутор шәһәр мәчете имамы Раил хәзрәт Мәхмүтов, авыл имамы Әнис Латыйпов, Рамил Алимбаев, ветеран укытучы Мөнҗия Хәсәнова һәм укытучылар чыгыш ясап, үзләренең якты истәлекләре белән бүлештеләр. Алар бүгенге көндә остазларының эшен лаеклы рәвештә дәвам итүче мәктәп җитәкчесе Венера Хәмидуллина һәм аның коллективына рәхмәтләрен белдерделәр. Такталарга капланган япмаларны тантаналы рәвештә ачарга А.Гильгенберг, Н.Ибраһимов, Ә.Латыйпов, Р.Алимбаевка мөмкинлек бирелде. Чәчәкләр салганнан соң, бер минутлык тынлык белән искә алдылар. Аннары халыкны мәктәп ашханәсенә укытучылар һәм Р.Алимбаев, М.Латыйповның якыннары ярдәме белән әзерләнгән бай табынга чакырдылар. Биредә Әнис хәзрәт Латыйпов мәрхүмнәр рухына багышлап Коръән укыды, бергәләшеп дога кылдылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума