“Сагыну сагышы”

последние и лучшие новости искусства в мире

19-3Ә без әлеге онытылмас Җиңү көне уңаеннан хөрмәтле беренче редакторыбыз Азат абый Сәгыйтовның әтисе – Бөек Ватан сугышы ветераны Гыйззәт Гафиятулла улы турында язып китәргә булдык. Азат абыйның әтисе турында олы хөрмәт, ярату, сагыш, шигырьләр белән эчтәлеге баетылып язылган “Сагыну сагышы” исемле зур мәкаләсе ”Яңарыш” битләрендә дә, берничә китапта да дөнья күрделәр. Хәзер шул язмадан өзекләр тәкъдим итеп китәбез:

“Минем әти – Гыйззәтулла Гафиятулла улы Сәгыйтов үлгәндә аңа бары тик 36 яшь кенә булган. Әтиемнең вафаты турындагы “кара кәгазьне” әнием 1941 елның ахырында ук Ленинград фронтыннан алган булса, әтием әле ул вакыт үлмәгән булган икән. Ленин шәһәре өчен барган каты сугышта авыр яраланып, ул рельслардагы күчмә госпитальгә эләгә һәм, ул эшелонны Бологое станциясенә куып китереп, аларны шунда дәвалыйлар.

Ләкин фашист стервятниклары вагоннар өстенә “кызыл хач” ясалган составны да бомбага тоталар һәм барлык яралыларны да кырып бетерәләр.

Комиссар әтиемнең газиз сөякләре бүген Ленинград янындагы Бологое шәһәренең туганнар каберлегендә яталар.

“Младший политрук Сагитов Гиззат Гафиятович – политический руководитель роты 874 стрелкового полка умер от ран 16 июня 1942 года захоронен на Троицком кладбище ст.Бологое Ленинградской области”, - диелгән архив мәгълүматларында.

...Туганнардан сорашып белгәнемчә, әти Татарстанда 1905 елда гади крестьян гаиләсендә (Апас районы, Ындырчы авылы) дөньяга килә. Кечкенәдән үк белемгә ихтыяҗы зур булган, күрәсең. “Чабата үреп утырган җиреннән, чабатасын күтәреп бәреп, тәрәзәдән чыгып качкан һәм күршедәге рус авылындагы мәктәпкә үзе барып, шунда урта белем алган”, - ди мәрхүмә Сәхия апам. Революция еллары аның шул уку вакытына туры килә.

Авылдагы белемле, рус телен яхшы белгән егет 1924 елдан ук эчке органнарда, милициядә хезмәт итә башлый һәм аны 1926 елда Коммунистлар партиясе әгъзасы итеп алалар.

Мин кечкенә чакта өйдә аның шинеле, буденовкасы, калын күн сумкасы һәм бик зур библиотекасы саклана иде. Авылның бердәнбер яме - патефоны да бар иде. Ул музыка коралын концертларда да уйнатканнар, ә кичләрен ачык тәрәзә аша яңгыраган аның моңлы җырлары янына яшьләр җыелганнар.

Буденовкасы да, шинеле дә, комиссар сумкасы да шул тынычсыз елларның дәлиле булып сакландылар бездә, һәм авыл яшьләренә сәхнәдә “театр”лар куйган вакыт шулай ук озак хезмәт иттеләр. Мин урта мәктәпне тәмамлаганчы мәктәпкә әтинең күн сумкасы белән йөрдем.

Сугыш алдында әти Байкалово райкомының плановый бүлегендә начальник булып эшләгән.

- Хатип абзыйларда яши идек, - дип искә ала әни. – Мин Арткавылга йөреп укыта идем. Шулай беркөнне эштән бик күңелсез кайтты. Хатип абый белән сөйләшәләр: “Без барып, үлеп кайтмыйча, сугыш бетәргә түгел ахры”, - ди Гыйззәт. “Син нәрсә сөйлисең? Үлгәч, ничек инде кире кайтасың?” “Үзебез кайтмасак та, исемебез барыбер кире кайтыр”, - ди ул. Шул сөйләшүләреннән озак та калмый икесе дә сугышка киттеләр һәм икесе дә кире борылып кайтмадылар...

Гыйззәт Гафиятулла улы турында, аның Азат Сәгыйтовның әтисе булуын да белмичә, Фатыйх хәзрәт Гарифуллин да язма (2 биттә) җибәргән иде.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума