13 май - Ураза бәйрәме

последние и лучшие новости искусства в мире

19-4Хөрмәтле мөселманнар!

Әссәләмү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкәтүһ!

Сезне Рамазан аеның уразасы тәмамлану белән чын күңелдән котлыйм!

Бу көн - мөселманнарның иң якты һәм күркәм бәйрәме - өмет һәм рухи яңарыш бәйрәме. Ураза намус кушканча яшәргә, шәфкатьле булырга, кайгырту һәм юатуга мохтаҗ кешеләргә ярдәм кулын сузарга омтылыш уята.

Өлкәбездә коронавирус пандемиясе шартларында мохтаҗ булган диндәшләребезгә Диния нәзарәте тарафыннан шактый зур ярдәм күрсәтелде. Бу эш муниципаль, иҗтимагый һәм дини оешмаларның уртак тырышлыгы белән башкарыла һәм шуның белән җәмгыятебездә төрле социаль төркемнәр арасындагы тынычлык һәм татулык торгызуга бик зур өлеш кертелә.

Чын күңелемнән Ураза бәйрәме көннәрендә туганнарыгыз һәм якыннарыгыз белән аралашу шатлыгы аша йөрәкләрегезгә җылы хисләр урнашуын телим. Әлеге якты бәйрәм һәрбер йортка бәхет һәм уңышлар алып килсен, игелекле эшләргә рухландырсын, яңа биеклекләргә ирешү өчен көч өстәсен! Киләсе изге бәйрәмнәребезне исәнлектә-саулыкта каршы алырга барчабызга да насыйп булсын.

Төмән өлкәсе Диния нәзәрәте рәисе,
мөфти Зиннәт хәзрәт САДЫЙКОВ.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума