Май 2021 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хөрмәтле дин кардәшләрем!
Сезне чын күңелдән Ураза бәйрәме белән тәбрик итәм! Ураза кешеләрдә сабырлык, тынычлык ярату, кайгыртучанлык хисе тәрбияли. Ураза тоту - мөселманнарга Аллаһы Тәгаләгә сыенуларын раслау өчен аерым бер форсат. Өлкәбез мөселманнарына миһербанлылык, гаделлек, имин тормышка омтылу, кешеләргә шәфкатьле, мәрхәмәтле булу кебек мәңгелек кыйммәтләр хас. Ураза бәйрәме рухи бердәмлегебезне арттырсын, йөрәкләребезгә җан җылысы, сөенеч, игелек һәм мәхәббәт нуры өстәсен, гаиләләребезгә шатлык китерсен, киләчәккә ышаныч һәм өмет уятсын! Сезгә ихлас күңелдән исәнлек-саулык, тынычлык һәм иминлек телим!
Төмән өлкәсендәге Бөтендөнья татар Конгрессы
вәкиллеге җитәкчесе Ринат НАСЫЙРОВ