#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2021
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бөек Ватан сугышчылары - безнең кадерле әтиләр

последние и лучшие новости искусства в мире

19-1Якташыбыз, Җиңү солдаты Вафа Нигъмәтуллин 1916 елда ун бала булган зур крестьян гаиләсендә туа.

Җидееллык мәктәпне тәмамлаганнан соң, аны Икенче сала авыл советына секретарь итеп эшкә алалар. Гәрчә, ул сулагай булса да, аның язуы матур була. 1937 елда армиягә чакырыла. Аңа хәтта фин сугышында катнашырга да туры килә.

Армия сафларында хезмәт итеп кайткач, 1939 елда туган ягына кайта, өйләнә. Эшен дәвам итә. 1941 нче елда яшь гаиләдә беренче бала - кыз туа. 1942 елның мартында Вафа Никонович сугышка китә. Ул икенче Украин фронтына эләгә.

Якташыбыз Сталинград өчен барган сугышларда, Польшаны азат итүдә катнаша, армия генералы Рокоссовский командованиесендә Берлинга барып җитә.

Аннан тыш, тагын дүрт абыебыз Ватаныбызны фашист илбасарларыннан азат итү өчен сугыштылар. Кызганычка каршы, аларның берсе дә өенә кайтмады. Абыйлы-энеле Латыйп, Төхвәтулла, Шәйхинислам һәм Айсматулла Маматуллиннар сугыш кырларында калалар.

Нуртидә кызы хатирәләре буенча, әтисе Вафа Нигъмәтуллин фронтка үзенең кодасы - Рәхмәтулла Корманалиев белән бер вакытта китә. Алар хәтта бер отрядта да булалар. Бервакыт бомба астына эләгәләр. Авыр яралыларны яшерәләр. Менә шул чакта ул үзенең яраланган кодасын күреп, соңыннан әйләнеп килергә вәгъдә бирә. Көрәш дәвам итә, немецлар туктаусыз бомбага тота. Вафа туганы артыннан әйләнеп килгәндә, анда зур чокыр гына була инде.

Фронтовик өенә 1946 елда җиңү белән кайта. Бөек Ватан сугышы солдаты Вафа Никонович Ватан алдындагы бурычларын үтәгән, аны дошманнардан саклаган. Ул сержант дәрәҗәсендә Кызыл Байраклы 28 нче гвардия укчы Харьков дивизиясендә артиллерия гаскәрләрендә намус белән сугыша. Саттарның олы улында әтисе бүләкләре: Кызыл Йолдыз, беренче дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, сигез медале саклана.

Фронтовикның хатыны Уразабикә Рәхмәтулла кызы тылда җиңү өчен көрәшә: икмәк үстерә, терлекчелектә эшли, печән, утын әзерли. Алар үз хезмәтләре белән армиягә дошманны тар-мар итәргә булышалар. Бу хатын-кызларны Бөек Ватан сугышы солдатлары дип кыю атарга була. Алар тиздән җиңүне, әтиләренең, ирләренең, абыйларының өйләренә кайтуларын телиләр. Ә тагын төп максат - балаларны саклау һәм үстерү була. Ул - герой-ана, хезмәт һәм сугыш ветераны.

Сугыштан соң Вафа Никонович янә үз эш урынына урнаша. Соңрак бу совет бетә һәм аны Аксуркага күчерәләр. В.Нигъмәтуллин соңрак «Аксурский» совхозында кладовщик булып эшли.

Нигъмәтуллиннар гаиләсендә тагын 11 бала туа. 12 бала тәрбияләп үстерәләр, белем алсыннар дип тырышалар. Дүрт егет армия сафларында төрле гаскәрләрдә хезмәт итәләр. Данияр - сугышчы-интернационалист, Әфганстанда хезмәт иткән. Хәзер гаиләсе белән Түбән Вартада яши. Анда тагын өч апасы бар, дүртенчесе Нефтеюганскта көн итә.

Мәрхүм фронтовикның барлык балалары да лаеклы ялда. Өч улы - авыл кешеләре. Саттар безнең чор Герое - Хезмәт Герое. Ул яшь чагыннан пенсиягә кадәр «Аксурский» совхозында эшли. Төрле маркадагы тракторларда җир сөрә, чәчә, комбайннарда икмәк җыя. Саттар Вафа улы - «Халыклар Дуслыгы» ордены, «Хезмәттәге казанышлары өчен» ВДНХ ордены кавалеры, «Хезмәт батырлыгы өчен» медальләре бар. Аңа «Хезмәт ветераны» исеме бирелде.

Аның сеңелләре Икенче салага кайтып, йортлар салганнар. Җәен авылда, кышын шәһәрдә яшиләр. Фронтовикның иң өлкән кызы Клавага быел сентябрьдә 80 яшь тула.

Туганнар - үз Ватанының чын патриотлары. Ел саен кайтып, ата-аналар һәм башка туганнар каберләрендә тәртип урнаштыралар. Авылдашларын концерт, сый-нигъмәтләр, уеннар, конкурслар белән очраштырдылар. Цәйбияндә йөздән артык кеше җыелды, бер елдан соң Икенче салада Авыл көнендә актив катнаштылар. Нуртидә хәзер Катангуйда яши. Ветеранның барлык балалары да әти-әниләре хәтерен саклыйлар.

Сабура ТӨХВӘТУЛЛИНА,
Вагай районы, Аксурка авылы.
(Гөлнур В
ӘЛИЕВА тәрҗемәсе).

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836