Аларның һәрберсе күңелдә

последние и лучшие новости искусства в мире

Шундый мәзәк бар: немец малае бабаеннан: «Дөньяда иң зур урам кайда?» – дип сорый. Бабае башын кашып: «Иң зур урам Сталинградта. Без аның буенча бер ел бардык һәм очына җитешә алмадык», - дип җавап бирә.

Бу Бөек Ватан сугышы вакытында булган, бүген гаделлек, шәфкатьлелек өчен дә сугыш бара. Украинадагы махсус операция турында хәбәрләр тыңлаганда, төркемдәшем Валя Гридасова өчен кайгырам. Мелитопольдә хәле ничек икән? Балаларны укыткан Валя Гридасова сәнгатькә гашыйк иде. Тыйнак, гади, яхшы укыды, без аны нык ярата идек. Магнит шикелле кешеләрне үзенә тартты.

Һәр сугышның кире як медале бар: Ватанны яклаучыларга 100 грамм аракы биргәннәр. Бу аеруча кышын мөһим булган. Яркәү районы, Бурбар авылында сугыштан кайтучыларның 2-3 кешесе эчкечелектән интекте. Аның берсе көн саен иртән кибет баскычында аның ачылуын көтә иде. Янына үзе шикеллеләрне җыйды. Бервакыт, мәктәп тәрәзәсеннән мондый хәлне карап түзмәдем, буш, тасмасыз фотоаппарат тотып, шушы абый янына килдем. «Хәзер сезне рәсемгә төшерәм дә, газета редакциясенә җибәрәм», - дидем батыраеп. Моннан соң нәрсә булдымы? Сугыштан кайтучы өстемнән шикаять язып тутырды.

Бурбарда Ватанны саклаучы ветераннар башка авылларга караганда бик иртә яныбыздан киттеләр. Каты авыр хезмәт һәм тормыш йогынты ясагандыр. Иртәнге сәгать җидедә Бурбар гаражыннан эшчеләрне төягән 7 машина урманга кузгала иде. Машинада карт Атулла Машарипов та утыра. Сугыш кыйпылчыкларыннан киселеп беткән кече энесе Нурулла Машарипов та бар. Урманга эшкә сугышта әтиләрен, абыйларын югалтучылар да бардылар. Сугыш инвалидының протезларда кырда җир сукалаганын күрү аяныч хәл иде. Сука артыннан Кашшаф Мөхәммәтов йөрде, иртә белән аксап колхоз тимерлегенә Әгъзам Абдуллин җитешә иде. Ул фронтта яудан кайтмаган әтисе белән бергә сугышкан.

Фронтовиклар гел хезмәт киемнәрендә йөрделәр, үзләренең орден-медальләрен бәйрәмнәрдә генә тактылар. Бурбар яшьләре Фәйзерәхман абый Шәрәфетдиновның «Ватан сугышы ордены» белән бүләкләнүен беләләрме икән?

Әхмәтулла Нәбиев ник алай җәфа чикте? Аның бит унлаган бүләге бар иде. Гаиләне туендыручы тормыш иптәше Париса апа иде. Ул 8 баланы аякка бастырды, барысына да белем бирде, җәмгыять өчен файдалы кешеләр булып үстеләр. Апа үзе ачык йөзле, кешелекле иде, арыган килеш кар ерып эштән өенә кайтуы күз алда. Мин укытучы буларак, балалары турында сорашырга да өлгерә иде. Күп балалы аналар урман эшендә ирләр белән бертигез эшләгәннәр.

Нәкъ менә сугыш, хезмәт фронты ветераннары Җиңүне тизләткәннәр, илебез халкы дуслыгын ныгытканнар. Бурбарда милли билге буенча эштә, мәктәптә һичкайчан конфликт булмады.

Роза ХӘКИМОВА, Төмән шәһәре
(Диләфрүз Ф
ӘХРЕТДИНОВА тәрҗемәсе)

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума