#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Март 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Сугыш һәм хезмәт каһарманына 90 яшь

последние и лучшие новости искусства в мире

19-3Нәсимә Алиеваны зур гомер бәйрәме белән котларга кунаклар Винзили поселогы администрациясеннән, ветераннар советыннан һәм «Дуслык» татар клубыннан килделәр.

Нәсимә апа 1932 елның 10 апрелендә Төмән районы, Акъяр авылында дөньяга килә. Тугыз яшеннән әнисенә ияреп, колхоз эшенә йөри башлый ул. Яз колхозда җир сөрәләр, ашлык, бәрәңге чәчәләр, ә җәен утауга йөриләр. Көз җиткәч, калган башакларны җыялар. Ә 1 сентябрьдә мәктәптә укымый, чөнки колхоз бәрәңгесе көтә.

1953 нче елда Нәсимә Исхак кызы кияүгә чыга. Алар ире белән Винзили поселогына күчеп киләләр. Кызганычка каршы, 1969 нчы елда тормыш иптәше вафат була. Нәсимә апа 37 яшендә дүрт бала белән тол кала.

Ул шпал заводында, тимер юлда эшли, елга аша күпер төзиләр. Балаларының тамагын туйдырыр өчен ул бер эштән дә куркып тормый. Соңгы елларны, лаеклы ялга киткәнче, Пышма урман комбинатының ашханәсендә пешекче булып эшли.

Нәсимә апа - бәхетле ана, нәнәй. Аның дүрт кызы, җиде оныгы, унбиш оныкчыгы бар. Орден һәм медальләр, Мактау кәгазьләре белән бүләкләнгән. Зур юбилее белән котлап, Президент В.Путин котлау телеграммасы җибәргән, район һәм Винзили поселогы администрацияләреннән, ветераннар советыннан, «Дуслык» клубыннан бик күп бүләкләр, чәчәкләр тапшырдылар, рус һәм татар телләрендә җырлар яңгырады.

Менә шундый сугыш һәм хезмәт ветераннары белән без горурланабыз, алардан үрнәк алабыз.

Винира НИГЪМӘТУЛЛИНА,
«Дуслык» клубы җитәкчесе.

Төмән районы, Винзили поселогы

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836