#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Тәҗрибәле игелек иясе

последние и лучшие новости искусства в мире

19-2Тубыл шәһәрендә Гөлсара Хәмидуллинаны белмәгән кеше юктыр. Күпләр аның турында игелекле сүзләр сөйлиләр. Ул хезмәт юлын искә алып: «Көндәлек тормышта да кирәкле, файдалы һөнәр булганын аңлап, шәфкать туташы һөнәрен сайладым. Мин Тубыл районының Түбән Әремзән авылы мәктәбен тәмамлап, В.Солдатов исемендәге Тубыл медицина колледжына юл алдым. Хезмәт юлымны Абалакның участок хастаханәсендә башладым. Анда өч ел эшләп алганнан соң, Тубыл шәһәре поликлиникасына шәфкать туташы булып эшкә урнаштым һәм бүгенге көнгә кадәр процедуралар кабинетында эшлим», - дип әңгәмәбезне башлады.

Авыруларга ярдәм кулын сузган, җылы сүзләр тапкан шәфкать туташы Гөлсара Сафиулла кызының хезмәт стажы 41 ел. Процедуралар кабинетында шәфкать туташы эше антисептика һәм асептика кагыйдәләре турында белүне күз алдында тота, чөнки кан белән манипуляцияләр вакытында пациентны төрле инфекцияләрдән саклау мөһим. Үз эшенең остасы капельница куярга килүчеләрне ачык йөз, җылы сүзләр белән каршы ала, уколны да авырттырмыйча куя, анализларны да оста ала. Аның турында кабинетка чиратка торучылар да матур сүзләр әйтәләр, теләкләр телиләр. Ул үзенең сайлаган һөнәре - шәфкать туташы эше турында: «Җиңел хезмәт түгел. Бик җаваплы булырга кирәк. Элек шәфкать туташы табибның ярдәмчесе дип саналган. Бүгенге көндә без төрле җаваплы эшләрне башкарабыз: авыруның кан басымын үлчәү, укол, капельница кую. Процедура кабинетында төрле диагнозлы пациентларны кабул итәбез. Мин үземне шәфкать туташы эшеннән башка күз алдына да китерә алмыйм. Нинди генә очраклар чыкса да, сабыр булырга, итагатьле, мәрхәмәтле булып калырга кирәк», - дип сөйләде.

Гөлсара Сафиулла кызы өлкә күләмендә оештырылган шәфкать туташлары ассоциациясе, профсоюзлар оешмасы әгъзасы. Хезмәт юлында уңышларга ирешкән якташыбыз хезмәттәшләренең һәрберсе турында җылы сүзләр әйтте.

Сайлаган һөнәренә тугры калып 41 ел бер урында эшләгән Гөлсара Сафиулла кызы шәһәрнең сәламәтлек саклау департаментының, шәһәр Думасының Мактау грамоталары, Төмән өлкә сәламәтлек саклау департаментының Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән.

Римма УМИТБАЕВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836