Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
«Яңарыш» ветераннары» рубрикасыннан соңгы дустыбыз, актив хәбәрче Бөек Ватан сугышы ветераны Әйтмөхәммәт абый Юсупов турында булыр бу язма.
Әйтмөхәммәт Корман улы 1924 елның 7 июлендә Вагай районының Казанлы авылында җиде апасыннан соң сигезенче бала булып дөньяга килә. Авыл мәктәбендә урта белем алып, нәкъ сугыш башланган елны мәктәпне тәмамлый. Аннары бер ел Тельман исемендәге колхозда эшли. Яше тулгач, район военкоматына чакыру ала. Фронтка мобилизацияләнгән егетне пехота училищесына билгелиләр. Яшь күңел моңа риза булмый, аның илне сакларга мылтык тотып көрәшәсе килә, сугыш кырына ашкына: ике тапкыр рапорт язып карый. Җибәрмәгәч, ике дусты белән уку йортыннан качып, Мәскәү ягына таба бара торган поездга утыралар. Шулай алар генерал Голубев җитәкчелегендәге 196нчы укчы дивизиягә билгеләнәләр.
Ул елларда белемле кешеләр күп булмый, Ленинградны сакларга билгеләнгән дивизиядә дә офицерлар җитешми. Әйтмөхәммәт Юсуповны уку батальонына җибәрәләр.
1943 елның январеннан ул сержант дәрәҗәсендә боз аша Ленинградка юл ала. Башта ук разведчик итеп билгеләнгән яшь сугышчыны үз теләге белән дошманның тирән тылына төшүчеләр группасына алалар.
Алар группасын партизаннар булган урыннарга самолетларда дүрт тапкыр төшерәләр. Партизаннар биремнәрне үтәргә булышалар, һәр солдатның километрлы масштабтагы карталары була, алар буенча объектларның координаталарын билгелиләр. Ә төнлә радистлар бу координатларны авиация алар тапкан хәрби объектларны бомбага тотсын өчен тапшыралар.
Бервакыт разведчикларга чигенүче фашистларга китәргә ирек бирмәс өчен Ленинград-Псков күперен шартлату бурычы куела. Күпер яхшы саклана. Юл буйлап тизлек белән танкетка үтеп китә. Аның артыннан ниндидер зур чинлы офицер белән җиңел машина килә. Разведчиклар, рольләрне бүлгәннән соң, машинага гранаталар ыргыталар. Әйтмөхәммәт Корман улы автоматтан ут ача. Аннары разведчиклар урманда икенче танкетка утыннан качалар. Соңрак фронт газетасында «партизаннар» тарафыннан Вермахт генералын атып үтерү турында хәбәр чыга.
Август аендагы бер «тел» алу буенча биремне үтәргә барганда, Әйтмөхәммәт Корман улы дусларыннан соңгарак кала. Ул арада фашистлар һөҗүм башлыйлар. Ә бу вакытта үзебезнекеләр якка кузгалуның мәгънәсе юк. Ул траншеяда калып, дошманны киметергә уйлый. Тик тирә-якта айкалган ком-туфрак бураны аның автоматына тулып тиз арада эштән чыгара. Һәр аткан саен чистартып вакыт үтә. Шәфкать туташы ярдәмгә килә. Шулай ул 6 дошман солдатының башына җитә. Моны күреп торган шәфкать туташы аны рота командирына алып килеп, батырлыгы турында справка язуларын сорый. Шулай “Батырлык өчен” медаленә лаек була. Тик бу медаль аны 1962 елда гына эзләп таба.
Чөнки ял итәргә утырган сугышчы янына кинәт кенә снаряд килеп төшә. Күккә очкан сержант ничек төшкәнен инде хәтерләми. Күзен ачканда янында торган сугышчыларны ишетми, сөйләшә алмый, кул бармаклары эшләми. Дәвалану курсларыннан соң ишетү сәләте 50%ка гына кайта, сул кул бармакларының башлары тузан арасында ятып кала.
Аннары тагын сугыш юллары, тагын авыр яралану, дәвалану... Апрельдә кече лейтенантлар әзерләү курсларын тәмамлый. Тагын яралана. Һәм инде май башында үзәккә үткән сугыш тәмамлана. Илебезгә Җиңү килә. Әйтмөхәммәт Юсупов Җиңүне Прагада каршы ала.
Сугыштагы батырлыклары өчен I дәрәҗә Ватан сугышы ордены, «Ленинградны алган өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен» медальләре, «Бик яхшы разведчик» билгесе белән бүләкләнә. 2000нче елда майор дәрәҗәсен ала.
1949 елда ул Тубыл педучилищесын, соңыннан пединститутны тәмамлый. Закирә Шәвәли кызы белән бергә тормыш корып, аларның 3 уллары һәм 4 кызлары дөньяга килә. Барысы да югары белем алалар.
Тыныч тормышта хөрмәтле педагог балалар йорты тәрбиячесе, төрле мәктәпләрдә укытучы, районо инспекторы булып эшли.
1990 елда пенсионер Әйтмөхәммәт Корман улын халык традицияләрен һәм йолаларын торгызу буенча Вагай район комиссиясе рәисе итеп сайлыйлар. Халыкка дини юлдан барырга мөмкинлекләр ачыла. Бетерелгән мәчетләрне торгызу кирәклеге иң әһәмиятле мәсьәләрнең берсе булып алга килеп баса. Күңеленнән динне беркайчан да кире какмаган коммунист 15 мәчеткә нигез салуда ярдәм итә, 1998 елда Мәккәгә Хаҗга барып кайта.
2009 елның 6 мартында вафат була.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.