Газетага язылу 

Календарь 

Май 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
28 29 30 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Пулеметчы Камал абый

последние и лучшие новости искусства в мире

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, хөрмәтле укытучым, тәрбиячем, кайчандыр минем холкымны үзгәртүдә бер генә халык мәкален әйтеп, уйланырга мәҗбүр иткән Ватан сугышы ветераны Камал абый Әхмәтовны рәхмәт сүзләре белән искә алуым аның рухына изге догалар булып ирешсен иде...

19-4-25

Камал Хәнәфи улы 1921 елның 5 мартында элекке Байкалово районы, Ләчек авылында Әмәй һәм Хәнәфи Әхмәдовлар гаиләсендә беренче бала булып дөньяга килә. Бераздан бер-бер артлы кызлары Майнур, Инәкә һәм уллары Мәҗит туалар. Таза гәүдәле, колхоз эшендә һәм хуҗалыкта каертып эшләгән әтиләрен 1937 елда, донос буенча, «халык дошманы» дип, 10 елга төрмәгә ябалар. Кызганычка, тоткынлыктан гаилә башлыгына әйләнеп кайтырга язмаган була. 4 баласын әниләре ялгызы үстереп, аларга яхшы белем алырга ярдәм итә. Камал Хәнәфи улы авыл башлангыч мәктәбен тәмамлагач, Күкрәнде җидееллык мәктәбендә белем ала. Заманындагы акыллы кешеләр киңәше һәм ярдәме белән ул фамилиясендәге «д» хәрефне «т» хәрефенә үзгәртеп, яңа документ булдыра. Шулай ул 1937 елда Тубыл педагогия училищесына укырга керә. Кулына таныклык алган яшь белгечне Торбы җидееллык мәктәбенә башлангыч сыйныфлар һәм югары сыйныфларда физика фәне укытучысы итеп билгелиләр. Бер ел укытканнан соң, 1941 елда, Югары Бехтеринский башлангыч мәктәбе мөдире вазифасын ышанып тапшыралар. Әмма барлык хыялларны челпәрәмә китереп, Бөек Ватан сугышы башлана. Камал Хәнәфи улы Омск шәһәренә очучылар курсына җибәрелә. Ләкин «халык дошманы» улы булганы ачыкланып, туган ягына кайтырга мәҗбүр итәләр. Бары И.Сталинның: «Атасы өчен улы җавап тотмый», - дигән сүзеннән соң гына Камал Хәнәфи улының гаризасын кабул итәләр. Шулай ул 1942 елның 17 декабрендә фронтка китә. Үзәк фронтка эләккәч, беренче дәһшәтле сугышны ул, пулеметчы буларак, Орел, Курск юнәлешендә каршылый, күпме киселгән гомерләр, җимерек авыл, шәһәрләр, шартлатылган танк һәм өелеп яткан башка техникаларны күрергә, авыр югалтулар кичерергә туры килә. Ул Десна, Днепр, Припять елгаларын, Глухов. Нежин шәһәрләрен, Бахмач станциясен азат итүдә катнаша. Анда барган каты сугышлар турында истәлекләрендә ул: «1943 елның 19 сентябрендә безнең 25 нче гвардия полкы Днепр елгасы буенда иде. Безгә мөмкин кадәр тизрәк елганың сул ярына чыгарга, уңайлы позицияләр сайларга һәм аларда ныклап урнашырга дигән бурыч куелды. Кул астындагы чараларны юнәлтеп (Понтон көймәләр кичен китерелде), пулемет һәм башка кирәк-яраклар белән суга төшеп, без 21 сентябрьдән 22сенә каршы төндә каршы як ярга юнәлдек. Без ярдан берничә метр китеп тә өлгермәдек, немец ягыннан көчле пулемет һәм миномет уты ачылды. Миналар, бик зур су баганаларын күтәреп, кичү чараларын чолгап алып, янәшәбездә генә шартладылар. Су аша чыккач, сугыш кирәк-яракларын һәм авыр яраланган сугышчыларны бушатып, көймәне кире кайтарып җибәрдек. Шунда ук безгә немецлар ут ачтылар, ләкин караңгыда, күп котырына алмадылар. Таңга кадәр без окоплар казып, урнашып өлгердек. Иртән иртүк немецлар безнең позицияләргә аттылар, ләкин булдыра алмадылар. Полк командованиесенә заданиене уңышлы үтәгәнебез өчен рәхмәт белдерелде, барысын да югары бүләкләргә тәкъдим иттеләр. Бер көннән соң безнең часть һөҗүмгә күчте. Октябрь башына кадәр без Припять елгасын кичтек, Палитовичи, Андреевка авылларын азат иттек. 4 октябрьдә Чернобыль шәһәре өчен барган сугышта мин каты яраландым, кыйпылчык аягымны үтәли тиште», - дип яза.

Камал Хәнәфи улы сугыш кырында бер аягын калдырып, 1944 елның 27 ноябрендә медицина комиссиясен үтеп, хәрби учеттан алынып, туган авылы Ләчеккә кайтып төшә. Авылның күренекле укытучысы Хафиз Гарифхановның кызы Алимә апага өйләнеп, 6 егет үстерәләр, аларга яхшы тәрбия биреп, яраткан һөнәрләрен алырга ярдәм итеп, олы тормыш юлына озаталар.

Камал Әхмәтов 1945 елның 5 январеннан Күкрәнде мәктәбендә завуч булып эшләп китә, 1948-1952 елларда бу мәктәптә директор вазифасын башкара. Тырыш җитәкчене Байкалово район халык мәгариф бүлекчәсендә күреп алып, аны район үзәгенә якынрак күчерергә булалар. Һәм ул 1952-1955 елларда Алга җидееллык мәктәбе җитәкчесе булып эшли. Аннан Торбы мәктәбенә директор итеп күчерелә. 1969 елда ул Кутарбитка урта мәктәбендә завуч булып эшли. Лаеклы ялга чыккач, Күкрәнде мәктәбенә тарих фәннәре укытучысы булып эшләргә кайта. Шул ук вакытта Ләчек авылы балалары яшәгән интернатта тәрбияче була. Бөек Ватан сугышы һәм хезмәт ветераны Камал Хәнәфи улы 1984 елның декабрь аенда вафат була.

1979-1984 нче елларда мин Күкрәнде сигезьеллык мәктәбендә укып, интернатта яшәдем. Киң җилкәле, озын буйлы, нык-таза гәүдәле, төскә матур, елмайганда бит очлары чокырчыкланып торган абыйның укыткан тарих дәресен бик ярата идем. Ә менә аның, интернатта күп шаярганым, кайвакыт әйткәнен ишетмәгәнем өчен әрләп: «Тавыкны симертеп, ә кешене мактап бозалар», - дигән мәкале күңелемә мәңгегә сеңеп, холкымны үзгәртергә ярдәм итте дисәм, бер дә арттыру булмас. Кайвакыт кырыс булып күренергә тырышкан абыебызның безне, авылдашларын, яклавын, аталарча кайгыртуын, ярдәмен һәрвакыт тойдык без. Тик үзе дә балачактан гел читтә йөргәнгә, безнең өзелеп өебезгә сагынганны аңласа да, таләпчән дә була белде. Әмма безне укымышлы, тәртипле, кешелекле булып үсеп, дәрәҗәле эш урыннарында, хөрмәт яулаган шәхесләр булып җитешүебезне күрү теләге абыебызның көчле булганын еллар узгач кына аңладык.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836