Бу санда 

Газетага язылу 

Календарь 

Май 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 1 2 3
4 5 6 7 8 9 10
11 12 13 14 15 16 17
18 19 20 21 22 23 24
25 26 27 28 29 30 31

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Главная

Ленинград шәһәрен азат итүдә катнашкан

последние и лучшие новости искусства в мире

Сугыш хатирәләренә багышланган дәүләт архивлары җыентыкларына кереп чумсак, искитәрлек, сокланып туймаслык, якташларыбыз - абый-бабаларыбыз сугыш кырларында нинди батырлык күрсәткәннәрен күреп шак катасың, күңелләрдә горурлык хисләре уяна.

Абайдулла Ильясов 1915 елда Төмән өлкәсе, Байкал районының Күкрәнде авылында туа.

1925-29 елларда Күкрәнде башлангыч мәктәбендә, ә инде 1929-31 елларда Тубыл шәһәренең җидееллык Надежда Крупская исемендәге колхоз мәктәбендә укыган. Комсомол оешмасы каршысында һәм мәктәптә наданлыкны бетерү (ликвидация неграмотности) юлында актив катнашканы өчен 1 нче Май көнне премия белән бүләкләнә.

19-4-261932 елда 7 классны тәмамлагач, тиз арада Абайдулланы Күкрәнде мәктәбенә укытучы итеп билгелиләр. 1933 -38 елларда Вагай районы, Зур Кундан мәктәбенең җитәкчесе булып тора, читтән торып Тубыл татар педучилищесының мәктәп бүлегенә укырга керә, аны тәмамлап, Төмән укытучылар институтына юл ала.

Абайдулла Хөсәен улы үзенең 31 еллык гомерен укытучылык хезмәтенә багышлый. Әлбәттә, сугыш башлану нәтиҗәсендә арада тукталыш булып ала. Фронтка китә, Ленинград шәһәрен саклауда катнаша.

Абыйның сөйләгәне буенча, Ленинградтагы дошман белән бәрелешләр 1941 елның 10 июленнән алып 1944 елның 9 нчы августына хәтле дәвам иткән. «Дислокация урынына килеп җитеп, юлда-поездда барган вакытта безгә беренче тапкыр сугыш ачысын татырга туры килде. Выборг шәһәреннән 7 чакрым ераклыкта, без китеп барган эшелон күпер аркылы үтеп чыгып өлгерми, аны немец бомбардировщиклары шартлаталар, поезд туктала. Бөтен булган личный состав (306 кеше) вагоннардан төштек һәм Ленинградка җәяүләп киттек. Фин култыгы һәм Ладога күле арасындагы Карел муены истә калды. Тиешле урынга 3 көн атлап бардык. Юлда барганда беренче танклар бригадасына кушылдык. Берничә тапкыр немецлар югарыдан бомбалар яудыруы, шартлаулар кабатланып торды.

1942 елның 12 сентябре көнне Нева елгасы аркылы үтеп, Невская Дубрава дип аталган авыл янына килдек». Ильясов монда миномет ротасында хезмәт итә. Аның бурычы - елга аркылы үтеп торучы безнең гаскәрне саклап тору. Чөнки дошман бик югары, җайлы урында урнашкан, безнең барыш-йөрешне күзәтеп, карап тора. Каты бәрелешләр нәтиҗәсендә батальоннан 42 генә кеше кала. Блокада еллары - солдатларга да, монда яшәүче халык өчен дә түзә алмаслык авырлык алып килә: салкын, ачлык, ашарга юк, бертуктаусыз шартлатулар - болар барысы да дошманга карата нәфрәт тудыра.

1944 елның 14 январе, Ладога күле яныннан тар урында блокаданы үтеп чыгып алга китәләр. 1944 елның июнь аенда Абайдулла Балтыйк буе фронтына эләгә. Эстония, Латвия һәм Литваны азат итүдә катнаша.Алга бару зур күләмдә башлана. Артиллерия пехотага юл ачып бара. Алдагы киртәләр, миналар куелган урыннар, фашист окоплары юк ителә, җир тетрәп тора, коточкыч шартлау тавышлары яңгырый. Сугыш дәвам итә. Алдагы юл Курляндиягә юнәлә. Ярымутраудагы Тукмус белән Лиепая шәһәрләре арасында дошман гәскәрләре башкалардан аерылып калганнар, аларны тар-мар итәргә кирәк. Көнчыгыш Пруссиядәге 300 меңлек группировка, «Север» дип аталган немец армиясе Ленинград шәһәрен азат итүдә бик нык каршылык күрсәткәннәр. Безнең күп егетләребез үзләренең каберләрен Балтыйк диңгезе төбендә тапканнар дип укыйбыз тарих битләреннән.

2 ел дәвамында Абайдулланы дошман уклары читләп үтәләр. Ә инде 1944 нче елны бер каты бәрелештә Абайдулла яралана, Баку шәһәренә госпитальгә җибәрелә. 1945 елның март аенда хәрби хезмәттән азат ителә һәм үзенең туган авылы - Күкрәндегә кайтып керә.

Тыныч тормышта Абайдулла абый бөтен көчен һәм барча булган белемен халык файдасына тапшыра. Якташлары аны бик хөрмәт итә, берничә тапкыр аны авыл һәм район депутаты итеп сайлыйлар. Халык аңа төрле булган сораулар белән агыла, абый һәрберсенә файдалы һәм тиешле җавап бирә белә. Абайдулла абый депутат булып кына түгел, хәтта актив лектор булып торган.

Абый бик тыйнак кеше буларак, үзен артык күрсәтергә тырышмаган, халык өчен ачык, һәркемгә ярдәм итәргә әзер булган.

Абайдулла абыйның медальләре - «Ленинградны саклаган өчен», «Германияне җиңгән өчен», аларга кушыла: «Хезмәт батырлыгы өчен», «Хезмәт ветераны». Абайдулла абый һәрвакыт укыган, укыткан. Моның өчен ул үзенең бөтен гомерен багышлаган.

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН, Төмән шәһәре.

P.S. Сугыш ветераннары турында мәгълүмат туплаган арада, Әдип абый Гарифхановның рус телендә басылып чыккан - «След истории» дип аталган китабы белән файдаландым. Бу җыентыкта бик дәрәҗәле якташларыбыз, Төмән өлкәсендә яшәгән милләттәшләребез, үзләре турында сокланырлык үрнәк күрсәткән хәбәрләр бар. Ошбу форсаттан файдаланып Әдип абыйга зур рәхмәтләремне белдерер идем.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

5-30-26

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836