Материалы

“Веселинки” биючеләрен Кыш бабай бүләкләде

последние и лучшие новости искусства в мире

2-9Шушы көннәрдә Аслана татар мәдәният үзәгендә 7 ел эшләп килгән “Веселинки” кызлар бию төркеме “Уңыш баскычы” яшьләр һәм балалар иҗаты район һәм “Содружество” ачык милләтләр мәдәнияте фестивалендә катнашып лауреат исемен алып кайттылар. Аларның уңышларында ансамбль җитәкчесе Миләүшә Октябрин кызы Яценовичның өлеше зур. 32 ел гомерен балаларга багышлаган укытучының хезмәт нәтиҗәсе авылдашларына яхшы билгеле, аның укучылары арасында хореографлар, хәтта модель эшмәкәрлеген сайлаучылары да бар. Яңа ел бәйрәменә багышланган концертта “Веселинки” ансамбленең зур, урта һәм кече яшьтәге балалар төркемнәре катнашып тамашачыларны матур биюләре, күптөрле матур костюмнары белән сөендерделәр. Аларга Кыш бабай белән Кар кызы бүләкләр тапшырдылар. Миләүшә Октябрин кызы биючеләрен шатландырган алыштыргысыз спонсорлары Мөнирә һәм Риваль Хөснетдиновларга зур рәхмәтен белдерде.

(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума