Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

“Ключ к жизни” помог 870 тюменским ребятишкам. Төмән өлкәсендә 6,5 ел буе “Тормышка ачкыч” хәйрия проекты эшли. Шушы дәвердә бу проект сәламәтлекләре буенча проблемалары булган 870 балага ярдәм күрсәтте.

Бүгенге көнгә кадәр “Тормышка ачкыч” счетына төрле оешмалардан һәм кешеләрдән 162 миллион сум кергән. Бу акчага катлаулы генетик һәм церебраль паралич, яман шеш, йөрәк авырулы балаларга ярдәм күрсәтелде. Күп балаларның сәламәтлекләре, яшәү сыйфаты яхшы якка үзгәрүе күзәтелә. 2017 елда балалар Германия, Чехия, Израиль, Сербия, Дания, Италия, Индия, Көньяк Корея илләрендә дәвалану үттеләр.

* * *

Школа программирования готовится ко второму семестру. 2018 елда Төмән программалаштыру мәктәбендә укулар дәвам итәчәк. Информацион-белем бирү үзәгенең укытучылары 12 группа тыңлаучыларына программалар әзерлиләр. Укыту шулай ук технопарк базасында да үтәчәк. Монда 2 укыту юнәлеше – “Основы объектно-ориентированного программирования на языке Java» һәм “Основы web-разработки». Барлык укыту курслары информацион-технологияләр өлкәсендәге ихтыяҗларны исәпкә алып формалаштырыла. Группага кабул итү конкурс нигезендә үтәчәк.

* * *

С 1 января 2018 года в Тюменской области повышается минимальная заработная плата. Төмән өлкәсе хакимияте, “Төмән региональ профсоюзлар оешмасы берләшмәсенең «Төмән өлкә профсоюзлары советы» союзы һәм «Төмән өлкәсенең эш бирүчеләре берләшмәсе» союзы карары буенча Төмән өлкәсендә минималь хезмәт хакын күтәрү буенча өстәмә килешүгә кул куелган. Өстәмә килешү буенча минималь хезмәт хакы 2018 елның 1 январеннан:

Төмән өлкәсе яки өлкәдәге муниципаль берәмлекләр тарафыннан оештырылган бюджет, казна, автоном оешмалар һәм автоном коммерцияле булмаган оешмаларга – 9530 сум;

Бюджеттан тыш экономика секторы хезмәткәрләренә - 11212 сум билгеләнгән.

* * *

Жители Тюменской области стали держать больше скота. Төмән өлкәсендә биш һәм аннан да артыграк сыер тотучы гаиләләр күбәйде. 2017 елның соңгы 9 аенда крестьян-фермер һәм шәхси хуҗалыклар тапшырган сөтнең күләме былтыргыга караганда (шул чорда) 1000 тоннага артты. Итне дә ике тапкырга күбрәк әзерләделәр.

* * *

Стрельба в тумане: тюменские биатлонисты на Кубке мира пришли четвертыми. Оберхофта (Германия) биатлон буенча дөнья Кубогының ирләр һәм хатын-кызлар эстафетасының йомгаклау этабы тәмамланды. Россия биатлончылары финишка дүртенче килделәр. Ирләр эстафетасы авыр һава торышы шартларында узды. Трассага томан төште. Шуның өчен күрү начарланды. Россия командасында төмәнлеләр: А.Логинов, А.Шипулин (Свердловск өлкәсе командасы өчен ярыша) да булдылар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Нәсимә ТАШБУЛАТОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума