Материалы

“Яңарыш” белән бергә

последние и лучшие новости искусства в мире

2-6Газета–журналларга язылу вакытында милләттәшләребез белән тагын да ешрак очрашабыз, сөйләшәбез, аларның фикерләрен, теләкләрен, киңәшләрен тәнкыйтьләрен тыңлыйбыз. Газетаның барлыгы, кирәклеге күпләрне шатландыра. “Яңарыш”ны укучы якташларыбыз газетаның уңышларына сөенеп, котлауларын да юлладылар. Татарча укый-яза белмәгәннәр дә газетаның тиражын саклап калу өчен мәчетләр, мәктәпләргә “Яңарыш”ны яздырдылар. 2018нче елның беренче яртыеллыгында ”Яңарыш”ка язылучыларга, төрле язылу чараларында актив катнашкан якташларыбызга, тугры булып калган укучыларыбызга, яңа дусларыбызга рәхмәтләребезне әйтәбез.

Татар һәм рус телләрендә узган мәдәни чараларда тамашачылар белән очрашырга, аларны газетага яздырырга безнең өчен уңай шартлар булдырган ”Синтез” мәдәният йорты директоры Михаил Никитинга, 15нче мәктәп директоры Сәет Хисмәтуллинга, себер татар мәдәният үзәге директоры Гөлсинә Ташкеевага, коллективка, Түбән Әремзән мәктәбе җитәкчесе Ринат Ногмановка, шәһәр һәм район ветераннар оешмасына, 23 кешене “Яңарыш”лы итүдә ярдәм иткән Фәүрия апа Шәриповага, күп еллар Тубыл шәһәрендә беренче булып “Яңарыш”ны яздыручы ООО “Лифтсервис” оешмасы җитәкчесе Айсатулла һәм Мәрьям Сәйфуллиннарга, коллективка, студентларны яздыруда ярдәм иткән филология фәннәре докторы Гүзәл Фәйзуллинага рәхмәтләребезне юллыйбыз. Абалак авылында яшәүче авыл советы депутаты, мәгариф отличнигы, милләт җанлы Маркиза апа Нәбиева уллары ярдәме белән аскы торадагы мәчеткә 10 газета яздырган хәбәрне ишетеп шатландык. Бу “Яңарыш”ларны хәзрәтләр әби-бабайларга таратырлар дип ышанабыз. Сабанак мәчетенә газета яздыручы Лениза Шәфыйкова, Гөлбану Нәфыйкова, Зөлфия Хәсәнова, Пушнаш мәчетенә - Зөләйха Кадырова, Ләчек, Күкрәнде мәчетләренә яздыручы Азат Вәлитов, Әкрам Ибраһимов, Тубыл шәһәренең 7”а” микрорайоны мәчетенә яздыручы Рауза Овечкина, Зәйтүнә Пелагеина, Баеш мәчетенә яздыручы Рәсимә Әбдерахманованың ярдәмнәре үзләренә савап булып ирешсен. Тубыл шәһәренең “Тепло-Тюмень” филиалында директор урынбасары вазифасын башкаручы Илшат Кормановның тырышлыгы белән бу оешмада эшләүче милләттәшләребез һәм Вагай районы, Кече Кундан авылында яшәүче якыннары да елның беренче яртыеллыгында “Яңарыш”ны укыячаклар. Шәһәрнең үзәк почтасында ташлама белән арзанрак бәягә яздыруны оештырган подписка бүлеге мөдире Нурия ханым Вафеевага җылы теләкләребезне юллыйбыз. Ул яңа елның беренче яртыеллыгына язылу буенча фикерләре белән уртаклашып: ”Узган ел белән чагыштырганда, 2018нче елның беренче яртыеллыгына газетага язылучыларның саны шәһәр һәм район буенча күпкә үзгәрмәде. Газетаның тиражын бер генә данәгә киметмәскә тырышкан җирле газета редакторларына, корреспондентларга рәхмәтләр әйтәсем килә. Алар язылучыларны күчтәнәчләр, кызыклы журналлар, чәйләр белән бүләкләп яздыру көннәрен үткәрделәр. Безнең шәһәрдә ”Яңарыш”ны укучылар да актив. Газета вакытында килмәсә - почтага киләләр. Бу проблеманы бергәләп чишәргә тырышабыз”, - диде. Күпчелек укучыларыбыз районнар тормышын күбрәк яктыртуны сорадылар. Ветераннарыбыз: “Патриотик тема һәрвакыт кызыклы. Татар теле һәм әдәбияты дәресләре укытылган мәктәпләрдә укытучылар газета белән тыгыз элемтәдә булсыннар иде. Укучыларның язмалары газета битләрендә бастырылса, балаларның әти-әниләре дә газетага язылырлар, киләчәгебез өметле булыр”, - дигән теләк-киңәшләрен белдерделәр.

Р.S. Газетабызга ярдәм итүчеләрне гел билгеләп үтәбез. Ә менә «Мирас» фонды җитәкчесе Фәрит Хәкимовның һәр концертта, Төмән районы татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Альберт Алтынгузинның төрле очрашулар, социаль челтәрләрендә халыкны «Яңарыш»ка язылырга чакырулары безне тагын да сөендерә. Һәр хәбәрчебез, спонсорларыбыз, укучыларыбызга кабат олы рәхмәтебезне белдерәбез.

Ә хәзер районнар буенча язылучылар санын үткән яртыеллык белән чагыштырып үтик.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума