Эрнест Вәлеев – Төмән татарларының горурлыгы

последние и лучшие новости искусства в мире

2-2Юстициянең I класслы дәүләт киңәшчесе, генерал-полковник, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Эрнест Вәлеев илебез Президенты Владимир Путин тарафыннан Александр Невский ордены белән бүләкләнде. “Россия Федерациясенең атказанган юристы”, “Төмән өлкәсенең мактаулы шәхесе”, Мактау орденнары кавалеры, “IV дәрәҗәдәге Ватан алдындагы хезмәтләре өчен” ордены иясе, 36 ел гомерен прокурорлык эшенә багышлаган Эрнест Абдулла улы өлкәбездә танылган һәм зур хөрмәткә ия шәхес, югары әхлакый сыйфатларга ия кеше. Тормыш аны артык иркәләмәде, ул барысына да үз тырышлыгы, сәләте, ихтыяр көче белән иреште.

1967 елда хезмәт юлын башлый. 1974 елда Свердловск юридик институтын тәмамлап, Тубыл районара прокуратурасына тикшерүче булып эшкә килә. Аннары Юрга, Тубыл районнары прокуроры вазифасында хезмәтен дәвам итә.

1985 елда — Төмән өлкәсе прокурорының өлкән ярдәмчесе, 1988 елда — өлкә прокуроры урынбасары, 1993 – 2007 елларда өлкә прокуроры булып эшли. Аннары Э.Вәлеевны РФ Генераль прокуроры урынбасары итеп билгелиләр. Төмән өлкә губернаторы ярдәмчесе булып яңадан өлкәбезгә кайта. Хәзер Эрнест Абдулла улы – Дәүләт Думасы депутаты. Хатыны Люция Харис кызы белән үстергән ике балалары инде зурлар.

Ай саен Төмән, Тубыл, Ишим шәһәрләрендә сайлаучылар белән очрашулар үткәрә. РФ Дәүләт Думасының куркынычсызлык һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты рәисенең беренче урынбасары, “Бердәм Россия” фракциясе әгъзасы парламентның түбән палатасындагы иң эшлекле депутатлар бишлегенә керә.

Без татар халкының бөек улы белән горурланабыз. Эрнест Абдулла улы Вәлеевны һөнәри бәйрәме һәм Александр Невский орденын алу дәрәҗәсенә ирешүе белән чын күңелдән тәбриклибез.

Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә АЛИШИНА,
“Яңарыш” өлкә татар газетасы, “Әдәби Төмән” иҗат берләшмәсе әгъзалары.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума