Мин – бик бәхетле хатын

последние и лучшие новости искусства в мире

2-1Түбән Тәүде районы, Эске авылында туып, авылның яшел чирәмнәрендә ялан тәпи йөгереп үскән кыз бит ул Алевтина. Әнисе - рус, әтисе татар милләтеннән, катнаш һәм күп балалы гаиләдә җирән чәчле кыз тулысынча татар телендә сөйләшеп, татар рухында тәрбияләнеп үсә.

Болыннардан йөгерә-йөгерә чәчәк җыеп, ромашканың “сөяме, сөймиме” дип таҗларын өзгәләве, күктәге ак болытларны ак корабларга тиңләп, аларга кул болгавы хыялый бала чакның бер хатирәсе булып калган. Тормыш юлыннан әле дә шул ак болытлар талгын гына агып, Алевтина Зиннәтулла кызы Манкаеваны озата киләләр төсле. Балаларның кайсылары әти-әнисенең кушканнарын гына үтәп яшәсә, ә Алевтина балачактан ук җитезлеге, чаялыгы белән башкалардан аерылып тора.

Һәрнәрсәгә, яңадан-яңа уңышларга ирешергә омтылып, тормыш баскычларыннан мөстәкыйль рәвештә үз көченә үзе таянып күтәрелә. Мәктәптә дә «биш»ле билгеләренә генә укый һәм үзе укыган мәктәптә ук өлкән пионервожатый булып эшләргә кала. 1992 нче елны Тубыл педагогия институтының биология-химия факультетын читтән торып тәмамлый. Төмән шәһәренең 12 нче мәктәбендә 5 ел биология-химия фәннәреннән укыткач, Кырынкүлнең 52 нче мәктәбенә шул ук фәннәрдән укытучы булып килә. Алевтина Зиннәтулла кызының тырышлыгын күреп, аны мәктәп директоры итеп билгелиләр. Менә инде 20 елга якын армый-талмый мәктәпне Алевтина ханым җитәкли. Ул вакытта Кырынкүл авылы әле кечкенә, шәһәргә кушылмаган чагы, балалар да аның хәтле күп түгел. Мәктәп - элекке мәчеттән уку йортына әйләндерелгән иске бина. Аны коммуникацияләү, ремонтлар ясау, мәктәп эченә су, газ үткәрүләрдән башлый. Бүгенге көндә хәлләр бөтенләйгә икенче - заманча. Мәктәп бинасы шулай ук кечкенә, балалар санына туры килмәсә дә, аның каравы авыл шәһәргә тоташып бик нык зурайды. Әлбәттә, укучылар саны да артты. Быел гына Кырынкүл мәктәбенә 360 бала укырга керде. Алар 11 милләттән. Мәктәп коллективында 15 укытучы эшли.

Алевтина Зиннәтулла кызы җәмәгать оешмаларында актив эшләр алып бара. Кырынкүл микрорайоны территориаль иҗтимагый үзидарә советы әгъзасы, “Бердәм Россия” партиясе бүлекчәсе сәркатибе, “Бездә ятим бала юк” попечительләр фонды әгъзасы, ул бик күп дәүләт бүләкләренә, Мактау грамоталарына лаек. Аларның иң югары дәрәҗәлеләре: Россия Федерациясенең гомуми белем бирү мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының “Мәгарифтәге казанышлары өчен” медале, шулай ук шәһәр хакимияте, ТОГИРРО һәм өлкә милләтләр эшләре комитетыннан Мактау хатлары һәм грамоталар белән бүләкләнә.

Әлбәттә, ул җитәкләгән мәктәп тә яңадан-яңа уңышларга ирешеп тора. Төмән өлкәсенең 2015 һәм 2017 елларда “Иң яхшы этномәдәни компонентлы мәктәп” конкурсы җиңүчесе. Татар теле укытучысы “Төмән өлкәсенең иң яхшы укытучысы-2017” Бөтенроссия бәйгесендә җиңүче булып чыкты, төп дәүләт имтиханнарында өлгереш сыйфаты яхшы нәтиҗәләр бирде. ТОГИРРО җыентыкларында укытучылар мәкаләләр бастыруда актив катнашалар. “Укучылар спорт белән актив шөгыльләнәләр, ярышларда призлы урыннар яулап киләләр. Мәктәптә тәрбия һәм социализацияләү буенча “Без төрле, әмма бергә” дигән программа эшләп килә. Төрле милли бәйрәмнәр, мәдәният көннәре, фән атналыклары уздырыла. “Мин Кырынкүлдә яшәүче” дигән проект башланды. Авылның тарихын туплау өстендә эшлибез. Киләчәктәге музейга экспонатлар җыябыз”, - дип җитәкче мәктәп эшләре белән таныштырды.

Уку бүлеге сәркатибе С.А.Тачетдинова җитәкчесе А.З.Манкаева турында болай диде: “Без коллектив белән аны ихтирам итәбез. Эшен урынына җиткереп, төгәл башкаруы, кешелекле, ярдәмчел, һәркемне чын күңелдән кайгыртучанлыгы белән ул безгә кадерле”. Шулай ук директор урынбасары С.Ч.Мөстәкыймова җитәкчесе исеменә бик күп җылы сүзләр әйтте: “Бүгенге көндә Алевтина Зиннәтулла кызы тәҗрибәле җитәкче, белемле укытучы, гаиләсендә уңган хуҗабикә, тугрылыклы хатын, үрнәк алырлык әни. Мәктәп - аның икенче гаиләсе. Документлар белән оста эшли, мәктәптә берәр конфликтлар булса, урынында ук хәл итә.

Аның язмыш сукмагында күпме кыенлыклар, авырлыклар, гаделсезлекләр очраса да, ул һәрвакыт сабыр, игелекле, түземле булып кала бирә. Нәкъ менә шушы асыл, күркәм сыйфатлары, кешелеклелеге өчен без аны яратабыз”, - диди ул.

- Сез бәхетле хатынмы? – дип сорагач, ул елмаеп:

- Бик бәхетле, - дип җавап бирде.

Бәхетне төрле кеше үзенчә аңлый. Кайберәүләр аны акча белән тиңли. Ә менә Алевтина ханыма бәхетле булу өчен тыныч, матур гаилә, яраткан эше, кешеләрнең яхшы мөнәсәбәтләре бик җитә икән.

Гаиләсендә чыннан да аның бәхетле булуын аңладым. Тормыш иптәше Радик белән ике кыз: Сания һәм Зөһрәне үстерәләр. Зөһрә әнисе юлыннан китеп, 167 нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, ә Сания - Төмән нефть һәм газ университеты студенты. Ике оныклары Марат белән Ләйсән әби белән бабайларын куандырып үсәләр.

Тормыш иптәше аның бәхетенә туры килеп, оста куллы, ярдәмчел, йорттагы барлык эшләрне дә, мәктәптәге ирләр эшенә дә һәрвакыт ярдәм итә. Алевтина Зиннәтулла кызының чәчәкләр бик яратуы билгеле булды. Үзләре яшәгән заманча, өч катлы йорттагы кышкы бакчада 50ләп төр чәчәк үстереп, алардан илһам, көч алуын сөйләде ул.

Ял көннәрне табигатькә чыгып, гаилә белән авылга барып, буш вакытларда китап укып, телевизор карап ял итәләр икән.

Алевтина Зиннәтулла кызының “Мин бик бәхетле” дигән сүзе колакларда яңгырап тора. Хатын-кызга бәхеттән артык бернәрсә кирәкми. Ул үзенең тормыш тәҗрибәсеннән чыгып, зур сабырлык белән мәктәпне җитәкли, балаларга белем бирә, татар җитәкчеләре арасыннан Алевтина ханым һәрвакыт татар газетасы “Яңарыш”ка язылып тора. Мәктәптә татар рухы булсын өчен җитәкченең милли җанлы булуы да мөһим. Без аңа исәнлек-саулык, мәңге шулай бәхетле хатын булып калуын теләп калабыз.

Наилә САФИУЛЛИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума