Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

“Мегафон” и правительство Тюменской области договорились о совместном развитии цифровой экономики. Якындагы 5 елда регионда яңа телеком эшкәртүләр көч алачак һәм элемтә хезмәт күрсәтүне тизләтәчәкләр. “Мегафон” цифрлы мөмкинлекләр операторы һәм регион хөкүмәте өлкә икътисадының төрле мәгълүмат тармакларында телекоммуникация технологияләре кертү буенча килешүгә кул куйдылар. Губернатор А.Моор һәм Уралдагы “Мегафон” директоры В.Величко инновацион проектлар һәм цифрлы технологияләр буенча (бу исәпкә “Акыллы шәһәр” дә керә) хезмәттәшлек итү турында килештеләр. Телеком инфраструктурасын камилләштерү өчен регион җитәкчеләре һәм элемтә экспертлары Төмән югары уку йортлары фәнни потенциалын җәлеп итәчәкләр.

* * *

Жители районов Тюменской области могут лечиться на расстоянии при помощи телемедицины. Төмән өлкәсенең иң ерак төбәкләрендә яшәүчеләр телемедицина аша югары класслы медицина персоналы консультациясен алырга мөмкиннәр. 2018 елда телемедицина технологиясе аркылы медицина ярдәменең 11 тармагы буенча 168 консультация уздырылган. Төзелгән Төмән өлкәсе сәламәтлекне саклау цифр инфраструктурасы этапларга бүленеп, барлык медицина оешмаларына таралган. Районнар поликлиникаларында медицина хезмәткәрләренә 1нче өлкә клиник шифаханәсе каршындагы региональ – мониторинг үзәге консультацияләр оештырды.

* * *

Тюменский район стал лидером на юге области по производству молока. “Столичный”да регионда иң зур көтү урнашкан – 7 274 баш савым сыер. Мондый олы күләм районга беренче урынны китерде. 2018 елда 46 мең тоннадан артык сөт җитештерелде. Әмма һәр сыердан сөт саву буенча Төмән районы бишенче урында гына. Соңгы 11 айда җирле фермерлар уртача бер сыердан 5 250 кг сөт саудылар. Лидерлар да бар, мәсәлән, “Боровская” кошчылык фабрикасында бер сыер 8 800 кг сөт бирде.

* * *

В Тюменском районе появится новый ФАП стоимостью 9 млн рублей. 2019 елның җәендә Талмы авылының Гайдар урамында яңа фельдшер-акушер пункты ачылачак. Заказ бирүче – 19нчы өлкә клиник шифаханәсе. Бинаның мәйданы 129 квадрат метр булачак. Анда тамбур, көтү, санитар карау, дарулар саклау бүлмәләре, аптека һәм башкасы урнашачак.

* * *

Рыбоводные предприятия Тюменской области активно развиваются. “Казанская рыба” оешмасы балык эшкәртү буенча куәтләрне модернизацияләде. Монда балыкны киптерү һәм каклау өчен заманча җиһаз кайтарылды. Балыкның төренә карап яңа камерага 3-4,5 мең килограмм озатыла. Җиһазны эшләтү продукциянең күләмен 25%ка арттырачак. Оешмада елына эшкәртелүче балыкның күләме 1,8 тонна.

* * *

“Тюменский бройлер” готовит “халяль” на экспорт. Продукцияне Төмән өлкәсеннән, илебездән читтә реальләштерү киләчәктә Төмән районының зур “ПРОДО Төмән бройлеры” кошчылык фабрикасы эшендә өстенлек китерәчәк. “Бүгенге дәүләт сәясәте экспорт вариантларны хуплауга юнәлтелгән. Хәзерге шартларда кош ите буенча Якын Көнчыгыш, Азия, Кытай базарларын үстерергә мөмкинлек бар. Нәкъ менә Азиядә кош итен яратучылар яши. Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә бер кешегә 105 кг кош ите туры килә. Монда Төмән халәл продукциясен нык яраталар. Без аны җитештерү технологиясен катгый рәвештә күзәтәбез”, - дип сөйләде оешма директоры Оксана Величко.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума