#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2020
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Шагыйрәбезнең күркәм юбилее

последние и лучшие новости искусства в мире

2-1Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә өлкәбезнең күренекле шагыйрәсе, өлкә себер татар язучылар оешмасы әгъзасы, РФнең мәгариф министрлыгының Мактаулы хезмәткәре, шигырьләрендә туган телен, динен, мәдәниятен, халкын данлаган шагыйрә, ветеран укытучы Галия Төхвәтулла кызы Абайдуллинаны 80 яшьлек юбилее белән котларга Тубыл, Төмән шәһәрләреннән, иҗтимагый оешмалардан килгән вәкилләр, аның шигырьләрен яратучылар, коллегалары, дуслары җыелдылар.

Кичәне Галия Төхвәтулла кызы: ”Мине шагыйрә итеп таныткан өлкә газетабыз “Яңарыш”ка, аның беренче редакторы Азат Гыйззәт улы Сәгыйтовка, бүгенге редакторы Алсу Мөхәммәтәмин кызы Сәгыйтовага, хезмәткәрләренә рәхмәтләремне юллыйм. Беренче шигырьләр җыентыгым “Гафу итәрсезме, чәчәкләр?” аларның тырышлыгы белән дөнья күрде.

Язучы Якуб ага Зәнкиев белән исән чагында очрашканда, шигырьләремне укып: “Булатның дәвамы бар икән, яз, сеңлем, бик өметле күренәсең”, - дигән сүзләре дә миңа илһам бирде. Гади һәм тыйнак иҗатымны күзәтеп-укып баручыларга рәхмәтлемен”, - дигән сүзләр белән башлап җибәрде. Галия апа башта шигырьләрен “Зилә” псевдонимы белән бастыра. Бүгенге көндә ул 25 китап авторы. Соңгы елларда Галия Абайдуллина рус, әдәби татар һәм себер татар телендә иҗат итә. Юбилей кичәсендә шагыйрәнең иҗатына күренекле шәхесләр: РФнең атказанган укытучысы Рәшидә Бакиева, шагыйрәнең биш китабының редакторы, корректоры, педагогия фәннәре кандидаты Клим Садыйков, мәгариф отличнигы Гөлҗиһан Закирова, РФнең мәгариф министрлыгының Мактаулы хезмәткәре Алсу Хәлитова югары бәя бирделәр. Шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисенең урынбасары Нурилә Шамратова, унбишенче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Банисә Ниязова шагыйрәнең кешелеклелек сыйфатлары, тормыш юлы, иҗаты турында сөйләделәр, теләкләрен юлладылар. Төмән кунаклары Ольга Бакиева белән Вәлимә Ташкалова Мәскәүдә бастырылган “Россия халыкларының хәзерге әдәбияты” җыентыгына кергән шигырьләре турында әйтеп, яңа басылып чыккан “Балалар өчен әдәбият”, “Чәчмә әсәрләр” яңа китапларын юбилярга тапшырдылар. Галия апаның шигырьләрен рус теленә тәрҗемә иткән кызы Земфира Абайдуллинага Вәлимә Ташкалова өлкә татар Конгрессының Рәхмәт хатын тапшырды.

Һәр төбәк үзенең танылган, күренекле шәхесләре белән горурлана. Себер татар телендә дә иҗат иткән апаны бәйрәме белән өлкә себер татарлары автономиясе әгъзалары Максим Сагидуллин, Фәүсия Марганова, Гөлсифа Бакиева котлап, хатирәләре белән уртаклаштылар, иҗади уңышлар, сәламәтлек теләделәр, күчтәнәчләр тапшырдылар.

Себер-татар мәдәният үзәге җитәкчесе Гөлсинә Ташкеева, район мәдәният үзәгеннән танылган җырчылар Светлана Костина, Нурхәят Шаһбанова котлап, Рәхмәт хатлары һәм матур җырларын бүләк иттеләр. Аларга “Ак калфак” Тубыл шәһәренең иҗтимагый оешмасы рәисе, оста җырчы Айсылу Юнысова да кушылды. Кичәдә шагыйрәнең иҗатташ дуслары да катнаштылар. Шагыйрь Әлмөхәммәт Хәбибуллин үзенең шигырьләрен сөйләп юбилярны котлады. Санниково авылыннан килгән Гүзәл һәм Шамил Колмәмәтовлар “Халык тануы” дигән яңа бүләк оештыруларын игълан итеп, беренче таныклыкны шагыйрә Галия Абайдуллинага тапшырдылар.

Римма УМИТБАЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836