Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

За год в Тюмени благоустроили 52 двора. Йортларда яшәүче халык белән килешенгән һәр территория өчен үз проекты эшкәртелә. Кагыйдә буенча, объектка тротуарлар, юл йөрү урыннары, газоннар, балалар өчен турниклар, контейнер мәйданнары, кече архитектура формалары, юл билгеләре куелды. Ел дәвамында 23 ишегалды 43 сабыйлар мәйданы барлыкка килде. Аларда уен җиһазлары, травма куркынычсыз киртәләр ясалды. 193 агач, 2 570 куаклык утыртылды.

* * *

Новую школу в Казарово откроют в 2020 году. Бүгенге көндә 360 урынлык белем учреждениесен төзүне дәвам итәләр. Аның ачылу тантанасы 2020 елның 1 сентябренә планлаштырылган. Гомуми мәйдан 8 мең квадрат метр били. Мәктәп уку һәм гомумимәктәп блоклардан торачак, аларда башлангыч һәм югары сыйныф балалары өчен дәресләр уздыруга кабинетлар, спорт күнегүләре, чараларга, административ бүлмәләр, медицина блогы, уку остаханәләре һәм башкасы урнашачак. Мәктәпне 2019 елның августында сала башладылар.

* * *

Пенсии. 2020 елның 1 январеннан картлык буенча страховкалау пенсиясенең уртача күләме 6,6 %ка артачак. Төмән өлкәсе эшләмәүче пенсионерларның страховкалау пенсияләре, билгеләнгән түләүләр һәм индивидуаль пенсия коэффициенты бәясе 93 сумга күтәреләчәк. Картлык буенча страховкалау пенсиясе билгеләнгән түләүнең күләме индексациядән соң аена 5 мең 686 сумны тәшкил итәчәк. Өлкәдә эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсияләре 16 мең 522 сум булачак, өстәмә – бер мең сумга якын. Өстәлү пенсиянең күләменнән торачак.

* * *

Субтитры на телевидении. 1 январьдан Россия телеканаллары үз программаларының беркүпме кисәген субтитралар белән озатачаклар. Ул сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокуклары турында Берләшкән милләтләр оешмасы (ООН) Конвенциясе нормаларын үтәү өчен эшләнәчәк.

* * *

Электронные трудовые книжки. 1 январьдан Россиядә электрон хезмәт кенәгәләрен кертү буенча закон көч алды. Һәр хезмәткәрнең хезмәт эшчәнлеге, стажы, вазифалары, башка эшкә күчүе, эштән азат ителүе, хезмәт килешүенең туктатылуы турында мәгълүматлар ай саен Россия Пенсия фондына озатылачак.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума