#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Апрель 2024
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
1 2 3 4 5 6 7
8 9 10 11 12 13 14
15 16 17 18 19 20 21
22 23 24 25 26 27 28
29 30 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Алтын белән чигелгән кием үрнәкләре

последние и лучшие новости искусства в мире

2-1Төмән районының Ямбай авыл музеенда себер татарларының чигү үрнәкләре, XIX - XX гасыр башында Көнбатыш Себердәге татар хатын-кызлары бәйрәм киемнәре белән вакытлы күргәзмә ачылды. Декабрьдә әлеге “Гасырлар аша гүзәллек” күргәзмәсен тәкъдир итү һәм ачу тантанасы булып үтте. Чараны музей җитәкчесе Неля Фәйзуллина ачып җибәрде:

- Безнең музейда авылның мәдәни-тарихи үзенчәлеген чагылдыручы коллекцияләрнең бай экспонатлары тупланган. Ул татар телен, фольклорын, себер татарларының гореф-гадәтләрен саклап калуга ярдәм итә торган мәдәни үзәк булып тора. Күп еллар дәвамында музей фонды авыл халкы кигән кием-салым, Бохара ханлыгы белән бәйле, Себер ханлыгының Бөек ефәк юлы белән бәйлелеген күрсәткән алтыннан чигелгән әйберләр белән тулыланган, - дип башлады ул сүзен.

Күргәзмәдә алтын җепләр белән чигелгән, 100 еллар элек кулланылган затлы сарауц, изү, калфаклар да бар. Бу предметлар һәрвакыт кешеләрне үз матурлыгы белән генә түгел, ә башкару техникасы белән дә җәлеп итәләр. Музей фондларында сакланучы XIX гасыр азагындагы себер татарларының традицион кием-салымының кайбер үрнәкләре нигезендә XIX гасыр ахыры - XX гасыр башларында Көнбатыш Себердәге татар хатын-кызларының бәйрәм костюмы булдырыла. Аны 2008 елда диплом эше сыйфатында Ямбай кызы Альбина Киселева башкара.

2018 елдан башлап әлеге кием-салым әйберләре Төмән шәһәрендә яшәүче тарих белән кызыксынучан Әлмирә Сажинаны җәлеп итәләр. Ул да татар костюмын яңадан торгыза. Бу көнне аның иҗат җимеше дә тәкъдир ителә. “2009 елда миңа әнием Рәшидә Гомәрова каенанасы Зарифаның (тумыштан Аширова) шәлен тапшырды. Зарифа әби - җиденче буындагы бохарлы, аның токымы 18 гасыр башында Саускан авылына килгән. Аңа шәл каенанасы Бибиайсадан күчкән. Туганым Динара иске сандыклардан әбисе Рәйханә Хөсәенованың калфагын тапкан. Әлеге ике әйбер ике ел элек миндә Себердәге бохарлының киемен булдыру фикеренә этәрде. Себердәге бохарлылар киеменең тасвирламасын без тарихчылар Зияев һәм Вәлиев эшләрендә таптык. Шулай ук 18-19 гасырда сурәтләнгән миниатюралар тасвирламасында да күренде. Изүне иҗат итүгә хәзер Ямбай авылы музеенда саклана торган Бибикамал Мөслимованың чын нөсхәсе илһамландырды. Бу киемнең гомере озын булыр дип ышанам. Хәзер аны кунакларны каршы алганда, экскурсияләр һәм мастер-класслар үткәргәндә үзем киям. Мондый киемдә минем кызларга кияүгә чыгу да, никахта да оят булмаячак”, - дип аңлатма биреп китте Әлмирә ханым.

2020 елда музейның иң актив кунагы музей магистры, «Бердәмлек» үсеш фонды проектлары җитәкчесе Елена Сөләйманова булгандыр. Ике арадагы хезмәттәшлек нәтиҗәсендә музей Машаров йорты һәм Тубыл шәһәре музейлары белән бер рәттән «Меңьеллык энергиясе — Себернең алтын бренды» дигән туристик маршрутка кертелә. Бу чарада ул әлеге маршрутка ачыклык кертеп үтте:

- Безнең өлкә, мөгаен, Россиядә һәм дөньяда алтыннан тегелгән мирас сакланган бердәнбер төбәктер, - диде ул. - Маршрут өч ноктаны күздә тота. Бу Төмән «Себер алтыннан тегүчеләре» остаханәсе һәм экспозициясе; себер татарларының гүзәл тегү үрнәкләре булган Ямбай авыл музее һәм, ниһаять, Себер энҗесе – алтыннан тегү остаханәсе булган Тубыл Иоанно-Введенский монастыре.

Сүз уңаеннан, Елена Сөләйманова үзе дә бу сәнгатьне өч ел дәвамында үзләштергәнлеген хәбәр итте.

Тарихи экспонатларны популярлаштыру максатыннан видеоконференция режимында Сергей Филь җитәкчелегендәге яшь туган якны өйрәнүчеләр өчен практик дәресләр дә үткәрелә. Бу чарада Төмән өлкәсеннән 100дән артык укучы һәм педагог катнаша.

Ямбай музее хезмәткәрләре алтыннан чигелгән кием үрнәкләрен күрергә теләүчеләрне себер татарлары чигү үрнәкләре белән вакытлы күргәзмәгә Көнбатыш Себердәге татар хатын-кызларының бәйрәм киемнәре белән танышырга чакыра.

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836