Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Количество самозанятых в Тюменской области превысило 17 тысяч. Аларның саны көннән-көн арта бара. Һөнәри керемгә салым салу көтмәгәндә популярлашты. Бюджетка салым түләүчеләр бирә торган уртача сумма 600 сумны тәшкил итә. Гомуми үзмәшгульләр казнага 19 миллион сум акча салдылар. Шәхси эшмәкәр яңа салым режимына күчергә мөмкин. Моның өчен “Минем салым” кушымтасында теркәлергә, аннары салым түләүченең шәхси кабинетында паспорт буенча һөнәри керемгә күчү турында гариза бирергә кирәк.

* * *

Моор высоко оценил итоги работы аграриев Тюменской области. Төмән регионы аграрийлары 2020 елда өлкәнең төп азык-төлек продуктларына ихтыяҗларны тулысынча тәэмин иттеләр. Өлкәнең авыл хуҗалыгы предприятиеләре чәчүгә яхшы әзерләнгән – аларда яңа коронавирус инфекциясе таралуны кисәтү өчен кертелгән чикләүләр булмаган. “Язын табигать-климат шартлары әйбәт булды. Әмма июль аенда булган эсселекнең берничә атна утыруын хәтерлибез. Әлбәттә, ул үз төзәтмәләрен кертте. Бөртекле, бәрәңге һәм яшелчә уңышы 2019 елга караганда азрак.

* * *

Александр Моор вручил госнаграды жителям Тюменской области. Предприятиеләр һәм оешмаларның 23 хезмәткәре дәүләт бүләкләре, мактаулы исемнәр алды. 17 кеше Россия Президентының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды. Алар арасында “Мостострой-11” компаниясе хезмәткәрләре дә бар. Төмән күпер төзүчеләренә Кырым күперен төзүгә керткән өлешләре өчен орден-медальләр, дәүләт башлыгының грамоталары тапшырылды. “Мостострой-11” компаниясе эшләгән елларда 3 мең күпер, йөзләгән мең квадрат метр җитештерү һәм социаль объектлар төзегән. Бүләкләнүчеләр арасында бүген яңа карановирус инфекциясе пандемиясе белән алдынгы көрәштә торган табиблар да аз түгел. Регион башлыгы медицина хезмәткәрләренә фидакарьлекләре һәм югары профессиональлекләре өчен рәхмәт белдерде.

* * *

Более 500 молодых семей в Тюменской области получили выплаты на жилье. “Яшь гаилә” программасын тормышка ашыру өчен өлкәдә 2020 елда 570 миллион сумнан артык акча бүленеп бирелде. Нәтиҗәдә, 514 гаилә торак өчен субсидия алды. “Без “Яшь гаилә “ программасы буенча финанслауны киметмибез. Әмма беренче чиратта күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтелә. Әгәр сездә бер бала булса, субсидия алу мөмкинлеге азрак”, - дип сөйләде губернатор Александр Моор.

* * *

Областная больница №3 подключена к системе телемедицинской помощи. Сәламәтлекне саклау тармагын цифрлаштыру кысаларында Тубыл районы һәм шәһәре халкына “Телемед-72” медицина ярдәме күрсәтүнең мобиль сервисын карарга була. Аның ярдәме белән өйгә медицина хезмәткәрләрен чакыртырга, кабул итүгә язылырга, чат яисә видеозвонок форматында табибның онлайн консультациясен алырга була. Кушымтада электрон чират, документларны һәм медицина картасын карарга була.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума