Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Яңа ел бәйрәменә әзерләнеп бик күп якташларыбыз чыршы бизәү белән генә чикләнмичә, ишек алларын, йорт тирәләрен дә аллы-гөлле утлар белән балкыттылар. Ә Түбән Тәүде районындагы Тарман авылында хәтта урамны бизәгәннәр. Бу «Яңа урам» дип аталган урамда күбесе яшь гаиләләр яши. Әлбәттә, һәр йортта 2-3 бала үсә. Авылда клуб юк, бар чаралар мәктәптә генә уздырыла. Ә Яңа ел көнне, билгеле, мәктәп эшләми. Өстәвенә пандемия сәбәпле төрле чикләүләр каралган.
Ә балаларны шундый сихри бәйрәмнән мәхрүм итү ата-аналар өчен тагын да кызганычрак. Балалар әти-әниләре белән бергә күңел ачсыннар өчен Яңа урамда яшәүче ата-аналар җыелышып, бәйрәм оештырырга булганнар. Бу идеяне бүгенге көндә Тюнево балалар бакчасында музыка укытучысы булып эшләүче Гүзәл Мәчитова тәкъдим итеп, ата-аналарны өйләренә җыйган. Башта алар урамны “Кышкы әкият” итеп бизәү турында сөйләшкәннәр. Эшне алар ял көннәрендә һәм эштән кайтканнан соң бергәләшеп башкарганнар. Өйләреннән һәркем гирляндалар, шарлар, төрле сыннар алып килгән. Карантинда утыручылар “кар бөртекләре”, “чылбырлар”, төрле уенчыклар ясаганнар. Шулар белән урам уртасына утыртылган зур чыршыны бизәгәннәр. Ә ир-атлар күлдән боз алып кайтып, “2022” дигән язу әзерләгәннәр. Боздан ясалган саннар эченә гирляндалар керткәннәр. Аннары кардан төрле хайваннарның, әкият геройларының сыннарын ясаганнар.
Бәйрәм кичәсенә Кыш бабай белән Кар кызы килделәр, алар балалар белән бергә чыршы әйләнәсендә әйлән-бәйлән уйнап, матур җырлар башкарып, төрле ярышларда катнаштылар. Аннары алар балаларга бүләкләр өләштеләр. Кичен өлкәннәр өчен дә бәйрәм оештырылды. Яңа ел дискотекасыннан соң Кыш бабай һәм Кар кызы белән фотога төшү мөмкинлеге дә булды. Авылдашларына шундый бәйрәм оештырган Гүзәл Мәчитова:
“Бәйрәм бик күңелле үтте. Форсаттан файдаланып, минем идеямне хуплап, эштән арып кайтуларына, өй хезмәтләренә карамастан төнгә хәтле “Әкияти урам” ясаган урамдашларыма олы рәхмәтемне белдерәм. Балаларыбыз һәм үзебез өчен чын-чынлап онытылмаслык бәйрәм оештырдык”, - диде.
Рәүфә КАНГАЗИНА