Январь 2022 |
Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Мин газетаны 31 ел диярлек яздырам һәм башыннан азагына кадәр һәр санны яратып укыйм. Сез оештырган “31 елга 31 бүләк” конкурсында мин дә катнаштым һәм җиңүчеләр исемлегендә дә бар идем. Миңа бал эләкте. Зур рәхмәт! Балыгыз бик тәмле, рәхәтләнеп, тирләп-пешеп чәйләр эчтек, самоварны екканчы, тастымалны сыкканчы.
Үзем дә сезгә мәкаләләр язам. Мин - “Дуслык” клубы җитәкчесе. Пандемия башланганчы без төрле чаралар үткәрә идек, татар аш-сыйлары белән өстәлләр кора идек, ә хәзер җыелып булмый, ярамый.
Пандемия бетәр бер вакыт һәм без элеккечә үзебезнең туганнар, дуслар белән Сабан туйларда, Ураза, Корбан бәйрәмнәрендә бергә-бергә очрашып, күрешеп бәйрәм итәрбез, Алла язса, диеп өметләнәбез. Мин үземнән һәм “Дуслык” клубы исеменнән сезне һәм барлык мөселман кардәшләребезне Яңа 2022 ел белән котлыйбыз! Исәнлек-саулык, озын гомер, уңышлар, елларыбызның тыныч булуын телибез!
“Дуслык” клубы җитәкчесе
Венера НИГЪМӘТУЛЛИНА