Бу санда 

#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2022
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
27 28 29 30 31 1 2
3 4 5 6 7 8 9
10 11 12 13 14 15 16
17 18 19 20 21 22 23
24 25 26 27 28 29 30
31 1 2 3 4 5 6

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Материалы

Кышын янгыннан саклану өчен нәрсәләрне белү һәм үтәү зарур?

последние и лучшие новости искусства в мире

Синоптиклар салкыннар якынлаша, дип кисәтә. Димәк, көнкүреш электр приборлары сәбәпче булган янгыннар саны артачак. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы экспертлары белән берлектә әзерләнгән язмада үз-үзеңне һәм гаиләңне бу афәттән ничек нәтиҗәле сакларга кирәклеге турында аңлатабыз.

Янгын чыкмасын өчен

- Һәр электр җиһазының үз куллану вакыты бар, уртача алганда, бу — 10 ел. Ничек кенә яраткан җылыткычыгыздан аерыласы килмәсә дә, иртәме-соңмы аны алыштырырга вакыт җитә, чөнки аны куллану бик хәвефлегә әйләнә.

- Җылыту приборының торышын даими күзәтеп тору аеруча мөһим: детальләрне вакытында ремонтларга һәм, әгәр алар сафтан чыккан булса, алыштырырга кирәк. Электр җылыткычларын төнгә кабызып калдырмагыз, аларны әйберләр киптерү өчен файдаланмагыз.

- Сәнәгать ысулы белән җитештерелгән приборлардан гына файдаланыгыз. Беркайчан да ватык, кулдан ясалган электр җылыткычларын кабызмагыз. Хакы бик арзан булса да, беренче чиратта, нәкъ алар кабынып китә!

- Лак-буяу материаллары, эреткечләр, тиз янып китүче сыекчалар булган, шулай ук әйбер тутырылган һәм чүпләнгән биналарда җылыткычтан файдаланмагыз.

- Җылыткычны тәрәзә пәрдәләреннән һәм җиһазлардан читтә урнаштырыгыз. Штекерның розеткага тыгыз тыгылуына инаныгыз, югыйсә, җылыткыч артык нык кызып, янгынга сәбәпче була ала. Җылыткычны даими рәвештә тузаннан чистартыгыз — ул да янып китәргә мөмкин.

- Электр чыбыгына авыр әйберләр, җиһазлар куймагыз, югыйсә, җылыткыч артык нык кызарга мөмкин. Электр чыбыкларын келәмнәр һәм башка өслекләр астыннан сузмагыз.

Интернеттан

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836