#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

«Этнос» үзәгенең яңа корпусы

последние и лучшие новости искусства в мире

2-228 декабрь көнне Төмән шәһәренең «Этнос» балаларга гуманитар белем бирү үзәгенең күптән көтелгән яңа корпусы ачылды. Ул Кырынкүл авылының элекке 2 катлы мәктәп бинасында, Казаровская урамы, 35 нче йортта урнашкан. Бу хакта шәһәр башлыгы Руслан Кухарук аңлатма биреп социаль челтәрендәге битендә: «Этнос» үзәге үзенең мәйданын киңәйтүгә күптән мохтаҗ иде. 2020 нче елда Кырынкүл авылында яңа заманча мәктәп ачылганнан соң, мәдәният департаменты һәм «Себер татарлар» Төмән шәһәр милли-мәдәни автономиясе тәкъдиме буенча, әлеге хакимият учреждениесенә иске мәктәпнең 2 катлы таш бинасын бирү мөмкинлеген карадык. 2022 елның җәендә бинада косметик ремонт ясалды. Хәзер үзәкнең иҗади тормышының яңа этабы башлана», - дип язып чыкты.

Беренче көндә ул Гөлнара Сагитова җитәкчелегендә эшләүче «Этнос» үзәге хезмәткәрләренең эшләренә олы бәя биреп: «Бу уникаль учреждениедә педагоглар балаларга милли мәдәният һәм гореф-гадәтләрнең нигезләрен белергә, телләрне өйрәнергә ярдәм итәләр. Коллектив күңел биреп эшли, күп кенә шәһәр чараларында мин аларның үз эшенең чын профессионаллары булуын күрдем», - дип язды.

Тантаналы чарага килүчеләрне төрле милли киемнәрдәге укучылар, гадәт буенча, икмәк һәм тоз белән каршыладылар. Чараны үзәк хезмәткәре Наисә Гайнельянова алып барды. Ул: «Үзәк - мәгариф һәм иҗат территориясе. Тагын бер корпус ачылу нәтиҗәсендә учреждение өстәмә белем бирү хезмәтләре исемлеген киңәйтәчәк, аны Кырынкүл микрорайонында һәм якын-тирә районнарда яшәүчеләр өчен тагын да тулырак итәчәк. Үзәкнең укучылары түбәндәге юнәлешләр буенча белем ала: мәктәпкә әзерлек, хореография, вокал, театр, рәсем, декоратив-гамәли сәнгать һәм туган телләрне өйрәнү. Кырынкүл микрорайоны территориясендәге «Этнос» үзәге мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә өстәмә белем бирүнең бердәнбер үзәге булып тора. Кырынкүллеләр бүгенге көндә аларның һәрберсе алдында ачыла торган әлеге искиткеч мөмкинлекне тиешенчә бәяли алырлар дип өметләнәбез», - дип сөйләп, хөрмәтле кунакларга сүз бирде. Истәлекле мизгел белән тәбрикләп шәһәр Думасы депутаты Николай Моисеев, Төмән шәһәренең мәдәният департаментының мәдәни сәясәтен гамәлгә ашыру комитеты рәисе Андрей Новоселов, «Себер татарлар» Төмән шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе Динар Абукин, 52 нче Кырынкүл мәктәбе директоры Алефтина Манкаева чыгыш ясадылар. Алар яңартылган бинага соклануларын, әлеге эштә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдереп, эшләрендә уңышлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар. Үз чиратында Гөлнара Сагитова бу эштә матди һәм рухи ярдәм күрсәткән шәһәр башлыгына, мәдәният департаментына, «Себер татарлар» автономиясенә һәм башкаларга рәхмәтләрен әйтеп, кунакларга тагын бер шатлыклы хәбәр җиткерде. «Шәһәрнең Щербаков урамында безгә 500 квадрат метрлы тагын бер бина бирелде. Анда әлегә ремонт эшләре бара», - диде җитәкче. Ата-аналар исеменнән актив җәмәгать эшлеклесе Гөлшат Касыймова чыгыш ясап, бүләккә татар телендә матур шигырь сөйләде. Чара үзәкнең вокал буенча белгече Җәмилә Мирасованың матур җырлары, балаларның гүзәл чыгышлары белән бизәлеп барды. Аннары кунаклар яңадан төзекләндерелгән һәм заманча җиһазландырылган бүлмәләр буенча экскурсия ясадылар.

Рәүфә КАНГАЗИНА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836