#БЫЛО-СТАЛО 

Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2023
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
26 27 28 29 30 31 1
2 3 4 5 6 7 8
9 10 11 12 13 14 15
16 17 18 19 20 21 22
23 24 25 26 27 28 29
30 31 1 2 3 4 5

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Мактауга лаеклы мәдәни оештыручы

последние и лучшие новости искусства в мире

2-1Яңа ел алдыннан Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллеге уздырган тантанада мәгарифебез, мәдәниятебез, динебез үсешенә зур өлеш кертүчеләр арасында Бөтендөнья татар конгрессының «Татар милләтенә күрсәткән олы хезмәтләре өчен» медаленә Тубыл себер-татар мәдәният үзәгенең оештыручысы Рузалия Корманалиева да лаек булды.

Рузалия Нариман кызы Тубыл педагогия институтының рус-татар бүлеген тәмамлаганнан соң, 3 ел Вагай районы, Карагай мәктәбендә балаларны укыта. 2002-2011 елларда Тубыл районы мәдәният үзәгендә татар мәдәнияте буенча белгеч булып эшли. 2011 елдан бүгенге көнгәчә туган себер-татар мәдәният үзәгендә мәдәни оештыручы хезмәтен башкара. 2019 елда ул өлкә Думасы тарафыннан Мактау кәгазе белән бүләкләнә. 20 елын татар мәдәниятенә багышлый.

2022 елда өлкәдә гөрләп узган «Бер күрешү – үзе бер гомер» (авторы Фәнис Яруллин) спектаклендә Рузалия ханым оста итеп Мәрьям ролен уйнады. «Хезмәтемне яратам, күпкырлы кеше буларак, миңа һәрнәрсә кызыклы. Эшләгән дәвердә кемнәр белән генә очрашмадым. Авыр еллар да булды. Һәр бәйрәмне, бәйгеләрне, очрашуларны эчтәлекле, файдалы үткәрергә тырышам. Милләттәшләребез туган телебезне онытмасыннар, белсеннәр, Ватаныбызны яратсыннар, мәдәниятебез чәчәк атсын, үссен дигән максат белән эшлим. Халкыма намуслы хезмәт итүемә шатланам. Эшебезне күрә, бәяли белүче, һәрчак ярдәм кулы сузырга әзер Бөтендөнья татар конгрессының Төмән өлкәсендәге вәкиллегенә рәхмәтемне белдерәм», - дип сөйләде Рузалия Нариман кызы.

Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836