Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

В тюменской поселковой больнице появилось новое оборудование. Боровский поселогы шифаханәсенә 2 заманча ультра тавыш тикшерү (УЗИ) аппараты һәм томограф кайтты. УЗИ аппаратының берсе – портатив, ул табибларга аз мобильле гражданнарга ультра тавыш диагноз ясарга мөмкинлек бирәчәк. Маммограф сатып алу хатын-кызларга профилактик тикшерүне урында үткәрергә мөмкинлек тудыра. Моңа хәтле аларга маммография үтү өчен Төмәнгә барырга туры килде. Боровский поликлиникасы поселок халкына гына түгел, райондагы барлык балаларга, өлкәннәргә хезмәт күрсәтә.

* * *

Инженерно-саперный полк поблагодарил тюменцев за гумпомощь. Төмән өлкәсе халкы һәм хакимияте Сорокино районы һәм Свердловск өлкәсеннән сугышчаннарга посылкалар җыйдылар. Гуманитар ярдәм белән Яңа ел бүләкләре инженер-сапер полкка җибәрелде. Аларны урынына җиткерү өчен «ГАЗель» һәм «КАМАЗ» машиналары кирәк булды. Егетләр чын күңелдән төмәнлеләргә рәхмәтләрен белдерделәр.

* * *

Со дня открытия тобольский аэропорт Ремезов обслужил 50 тысяч пассажиров. Юбилейлы пассажир Тубылда яшәүче хатын-кыз булды. Ул аэропорттан Казанга очты, Кыш бабай аңа бүләкләр биреп калды. Ремезов аэропорты «СИБУР» кампаниясе катнашында төзелде һәм 2021 елның сентябрендә ачылды.

* * *

Из Тюменской области отправили оборудование для бойцов СВО. Махсус хәрби операция мәсьәләләрен үтәүче бригада Төмән өлкәсеннән йөк алды. Махсус хәрби операция сораулары буенча губернаторның махсус вәкиле Николай Савченко сугышчаннарга квадракоптерлар, цифрлы радиостанцияләр, бензинлы генераторлар һәм мичләр җибәрде. Бөтен җиһазларны региональ казна акчасына булдырдылар. Спецназ офицеры ярдәм өчен өлкә хөкүмәтенә, төмәнлеләргә, Самбо федерациясенә рәхмәтен белдерде.

* * *

В Нижней Тавде заработал обновленный кинозал. «Мәдәният» милли проекты кысасында бу авылда кинозалны үзгәртеп кордылар. Цифрлы проектор, зур экран, 3D – җиһаз, уңайлы креслолар сатып алынды. Җирле халык кинозалга бәя биреп өлгерде: «Финник» исемле мультфильм күрсәтелде.

* * *

В 2022 году тюменцы сдали более 30 тысяч литров крови. Бу санга 16 мең литр плазма һәм 400 литр кан күзәнәге – тромбоцитлар керә. Төмәннең 19 170 кешесе донор булды. 4 мең кеше беренче тапкыр кан тапшырды. Кан тапшыручыларның уртача яше – 37, күпчелеге – ирләр.

* * *

Аграрии Тюменской области движутся к новым рекордам. 2022 елда бөртекле һәм кузаклы культураларның тулай җыемы 2 миллион тоннадан артып китте, ә киптергәннән соң 1 миллион 900 мең тонна булды. Урып-җыю буенча шәхси рекордларын Исәт, Ишим, Түбән Тәүде, Юрга районнары куйдылар. Төмән өлкәсе авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре үстергән уңышның бер өлешен дөньяның 20 иленә экспортка озаттылар. Яңа юнәлешләр арасында Исраил, Гыйрак бар.

Өлкә хәбәрләрен Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА әзерләде

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума