Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Бәрәкәт, бер-беребезгә хөрмәт арттырып

последние и лучшие новости искусства в мире

Кышкы каникул көннәре – үзең, гаиләң, балалар-оныклар өчен әһәмиятле, файдалы хәрәкәт булдыру өчен иң жайлы вакытларның берсе. Сәламәтлекне чыныктыру өчен урманда чаңгы белән шуу, теләүчеләр булса шугалакта тимераяк белән йөгерүләр, әйтеп бетергесез, әйбәт. Башкалар спорт залларында үзләренә тиешлене табалар. Төмән шәһәрендәге цирк бинасы - бөтен РФ күләмендә иң дәрәҗәле циркларның берсе булып исәпләнә. Монда һәрвакыт диярлек бик кызыклы һәм сокланып карарлык тамашалар булып тора. Бигрәк тә авыл-район балаларына цирк программалары белән танышу - алар өчен онытылмаслык вакыйга булып калачак дип әйтер идем.

Бүген Төмән шәһәрендә нәрсә генә юк? Ул да булса, Советский урамында ачылган өлкә күләмендәге музей, яңа театр бинасы гөрләп тора.

Шуның өчен әйтер идем: ошбу мөмкинлекләр белән файдаланып калырга, балаларны - укучылар, студентларны физкультура һәм культура ягыннан тиешлечә тәрбияләү өчен кышкы каникул көннәре бик жайлы һәм бәрәкәтле вакыт.

2-3

5 нче январь көнне Төмән шәһәренең «Астана» тантаналар йортында никах-туй мәҗлесендә катнашырга туры килде. Эмиль Бакиев белән Гөлнара Алыкованың әти-әниләре һәм туганнары бик тырышып, мәҗлес тәртипләрен ислам дине нигезләренә таянып үткәрделәр. Өстәлләрдә - хәләл ризыклар һәм хәләл эчемлекләр генә булды. Программа барышында татар җыр-моңнары яңгырады. Шулай ук, милли шагыйрьләребезнең шигъри юллары да ишетелде. Намаз тәртипләренә дә тиешле игътибар ителгән. Икенде (гаср) һәм ахшам (магриб) намазларының вакытлары җиткәч, залда көчле тавыш белән азан сүзләре (намазга чакыру) әйтелде. Гыйбадәт кылу өчен бөтен җайлар оештырылган.

Никах хөтбәсе, Коръән укылып, дога кылып бетергәч, үземнең исемемнән кияү белән киленгә затлы Коръән китабы бүләк ителде.

Мондый үрнәк булырлык, хак динебез, милләтебез кушканча никах-туйлар кабатланып торса, арабызда бәрәкәт, бер-беребезгә хөрмәт артып торыр иде дип әйтәсем килә.

«Үзегездән хатыннарны яралту да, ул хатыннар белән (ләззәтләнеп) бергә яшәвегез дә, ир белән хатын арасындагы мәхәббәт һәм наз, бер-береңнең хаталарын кичерә белү, һичшиксез, Аллаһның кодрәтенә ачык дәлилләрдер. Хактыр ки, бу эшләрдә фикерли белүче кавемнәр өчен гыйбрәтләр бар». (Коръән китабы, 30:21.)

Фатыйх ГАРИФУЛЛИН,
Төмән шәһәре.
Рәсемдә: Фатыйх Гарифуллин һәм яшьләр.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836