Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Хәмит Неатбаков 1904 елда Яркәү районы, Карбан авылында туган. Санинструктор Хәмит Днепр елгасын кичкәндә, каһарманлык күрсәткән. Герой исеме аңа 1943 елның 13 нче ноябрендә бирелгән. 1943 елның февралендә ул, яралылар яткан йортлар янганда, янгыннан 63 яралыны коткарган. Бик күп яралыларны ул пулялар явып торган сугыш кырыннан алып чыккан. 1943 елның 1 августыннан 14 октябренә кадәр булган арада 104 яралыны коткарган. Днепрны беренче кичеп чыгучылар арасында Хәмит тә булган. Кечкенә генә плацдармда яраланганнар бик күп, ә куркынычсыз урын юк. Шуңа күрә аларны көймә белән Днепрның сул як ярына ташырга кирәк булган, Хәмит дошман уты астында ике тәүлек буе туктаусыз яралыларны көймә белән ишеп ташыган, шул көннәрдә 86 яралыны алып чыккан. Хәмит Әхмәт улы 1944 елның 23 сентябрендә һәлак булган.
Син коткарган… Ничә соң алар!
Укый тоныкланган исемнәрне
Обелискта яшьле күзләрем,
Күңел эзли күптәнге көннәрне,
Салкын ташта табып эзләрен.
Еллар, чорлар. Вакыт - ташкын сыман:
Үз иркенә куйган агымын,
Сугыш чоры заман уртасыннан
Сызып үтте утлы сызыгын.
Йөрәкләргә капты изге утлар
Яндырырга дошман дөньясын:
Бездән калып үсәсе оныклар
Коллар нәселеннән булмасын!
Изге ут кабынган йөрәгеңдә
Нәфрәт ялкын булып ярсыды,
Әмер булган табиблык эшеңдә
Исемең маяк булып балкыды,
Тән ярасы, күңел җәрәхәте -
Бар да тапты синнән даруын,
Күп язмышның иң изге сәгате -
Янган уттан кереп алуың.
Сугыш кыры - дөньялар ызаны,
Син шәфкатькә хаҗәт эзләдең, -
Үлем явып торган ул араны
Тормыш саклар өчен әйләндең.
Тәүлек-тәүлек син көймәдә гиздең
Үлем белән тормыш арасын, -
Кара шомнан яңа сафка тездең
Коткарылган адәм баласын.
Син коткарган. Ничә йөз соң алар -
Синең кулдан тормыш алганнар?
Ә эшләрең? - Ничә йөз тапкырлар
Алар өчен илһам булганнар?
Тубыл буйлап сугыш оныклары
Дәвам итә тормыш хезмәтен,
Тирәнәйтә болын тынлыклары
Оныкларның сиңа хөрмәтен.
Қиң болыннар үлән аулагында
Җәнлекләрнең серен саклыйлар,
Зәңгәр күзле күлләр кочагында
Кошлар бәбкәләрен назлыйлар,
Аерылуның тәүге көннәреннән
Күлләр иле сине сагына,
Ә хатирәң болын үзәненнән
Алсу таңнар булып кабына.
Фәйзи ТУБЫЛГЫ,
Төмән шәһәре.