Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2025
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
30 31 1 2 3 4 5
6 7 8 9 10 11 12
13 14 15 16 17 18 19
20 21 22 23 24 25 26
27 28 29 30 31 1 2

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

ул. Шишкова, 6, 2 этаж

Яндекс. Карта

Татарча Яңа ел

последние и лучшие новости искусства в мире

Төмән татар мәдәният үзәгендә татарча Яңа ел бәйрәме үтте. Анда үзәккә татар телен өйрәнү дәресләренә йөрүче балалар, аларның якыннары катнашты. Кыш Бабай ролен бик оста, шаян итеп Ринат Гарифуллин башкарды, Кар кызы Венера Калиева булды. Балалар татар телендә җырладылар, Чыршы тирәсендә әйләнделәр, биеп тә алдылар. Аннары һәркайсы матур итеп шигырь сөйләде. Ә Кыш бабай белән Кар кызы аларны хуплап, мактап бүләкләрен бирә тордылар. Балаларның аеруча активлары: Аделина Ибәтуллина, Ясминә Сиябетдинова аерым җыр да бүләк иттеләр. Бергәләшеп фотога төштеләр, аннары әни-әбиләре әзерләгән өстәл артына утырып чәй эчтеләр.

Бик шатландылар инде. Дәресләргә йөрмәгән, ишетеп кенә килгән балаларның әти-әниләре дә килергә теләк белдерделәр. Дәресләрне алып баручы педагогия фәннәре кандидаты Рафаэль Гадиев: «30лаган балага туган телләрен өйрәтергә омтылам. Бу сан артып тора. Укытуны җырлы-биюле уеннар, җыр, курайда, сыбызгыда уйнау белән бергә алып барам. Вокалга да өйрәнеп китәбез. 5-6 яшьтән килә алалар балалар.

Әле интерактив такта турында хыялланам, тагын да «Сәлам» дәреслеген булдырасым килә», - дип сөйләде.

Татарча күңелле бәйрәм булды.

2-32

Гөлнур ВӘЛИЕВА.

Рәсемдә: бәйрәм барышында.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума
#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836