Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Үткән ел ахырында гына журналистлар һәм массакүләм мәгълүмат чаралары өчен татар дөньясын һәм эшчәнлеген иң яхшы яктыртуга «Татар рухы һәм каләм» Бөтенроссия конкурсы йомгаклары игълан ителде. Өлкәбезнең «Яңарыш» газетасы «Татар дөньясының тормышы һәм эшчәнлеге турында иң яхшы материаллар циклы» номинациясендә 3 урын яулады. Җиңүчеләр арасында Татарстанның тәҗрибәле журналистлары һәм матбугат чаралары булуны исәпкә алсак, бу читтәге төбәк газетасы өчен зур уңыш. Без эшебез белән чиксез горурланабыз. Намуслы, озак еллар эшләүче коллективыбызның хезмәте шундый дәрәҗәле бәйгеләрдә югары бәяләнүе безгә көч, илһам өсти. Димәк, без дөрес юлда.
Конкурска 45 гариза, 365 эш кабул ителгән иде. Аның максаты: журналистларның һәм массакүләм мәгълүмат чараларының татар халкының иҗтимагый, мәдәни, рухи тормышы, милли үзенчәлекне һәм татар телен саклау, шулай ук Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты эшчәнлеген яктыртучы мөһим һәм талантлы эшләрен ачыклау һәм бүләкләү.
«Яңарыш» газетасы коллективы.