Январь 2026 |
| Дш | Сш | Чш | Пш | Җом | Шм | Якш |
| 29 | 30 | 31 | 1 | 2 | 3 | 4 |
| 5 | 6 | 7 | 8 | 9 | 10 | 11 |
| 12 | 13 | 14 | 15 | 16
|
17 | 18 |
| 19 | 20 | 21 | 22 | 23 | 24 | 25 |
| 26 | 27 | 28 | 29 | 30 | 31 | 1 |

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом
«Миллиард. Татар» басмасы «Ел татарлары-2025» проектына йомгак ясады.
«Ел татарлары» рейтингы кысаларында «Миллиард. Татар» редакциясе танылган галим һәм әдәбият белгече, урта гасыр татар әдәбиятын өйрәнүче Хатыйп Миңнегуловны билгеләп үтте. Төмән дәүләт университетының профессор Хәнисә Алишина җитәкләгән татар филологиясе бүлегенә еш килгән һәм «Яңарыш» газетасы хезмәткәрләре белән дә даими очрашкан галимебез «Без булдырабыз» махсус номинациясендә җиңү яулап, диплом алуга иреште. Чын күңелдән Хатыйп Йосыф улын лаеклы бүләк белән тәбриклибез.
Хатыйп Миңнегулов - филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры, атказанган фәнни хезмәткәр, татар, рус, инглиз, казах һәм башка телләрдә 1500гә якын басма, дистәләгән китап авторы.
Шулай ук бу бәйгедә якташыбыз «Солтан Габәши исемендәге милли музыка фестивале», фестивальнең сәнгать җитәкчесе – дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязов «Елның алдынгы музыкаль проекты» номинациясе дипломын алуга иреште. Ихластан тәбриклибез, уңышлары дәвамлы булсын!
Яшь дирижер Айдар Ниязов инде өченче ел рәттән «Ел татарлары» рейтингына эләгә. Ул милли музыка оркестрына нигез сала һәм татар академик музыкасын популярлаштыру өчен бик зур эш эшлиләр. Быел Ниязов Солтан Габәши исемендәге Беренче милли музыка фестивален оештырды. Программада концертлар, лекцияләр һәм театральләштерелгән куелышлар була. Илһам Байтирәкнең Салих Сәйдәшевның «Гөлнара» балетына нигезләнгән «Сәрвиназ» симфония-балеты һәм карамалаларда сакланган хореография сюитасы премьералары аеруча игътибарны җәлеп итә.
Гөлнур ВӘЛИЕВА.