Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Материалы

Мигъраҗ кичәсенең әһәмияте нәрсәдә?

последние и лучшие новости искусства в мире

Иртән күзләребезне ачканда бер җиребез дә авыртмыйча сау-сәламәт булса, бер көн буе ашарыбызга булса, Аллаһ тыйганнардан тыелып, кушканнарын үтәп яши алсак, без, мөселманнардан да бәхетлерәк кеше юктыр. Әле бит шуның өстенә дини бәйрәмнәребез дә бар. Ул көннәрдә ураза тотабыз, намазлар, Коръән укыйбыз, бер-беребезгә кунакка йөрешәбез. Мигъраҗ кичәсе, Мигъраҗ көне шундыйлардан. Быел ул 15-16 январь көннәренә туры килә.

Рәҗәб аеның 26 нчы көненнән 27сенә каршы кич – Мигъраҗ кичәсе.

Мигъраҗ – Аллаһка якынлыкның иң югары дәрәҗәседер. Бу бәйрәм Мөхәммәд пәйгамбәребез (с.г.в.)нең 7 кат күккә ашуы белән бәйле. Риваятьләргә караганда, Мөхәммәд (с.г.в.) бер тапкыр Кәгъбәтулла янында йоклап ятканда, янына Җәбраил (г.с.) фәрештә килә. Ул үзе белән Бурак, ягъни «Яшен тизлеге белән йөрүче» дип аталган канатлы, тылсымлы ат та алып килгән була. Шуңа атланып, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), күз ачып йомганчы, Гарәбстаннан Бәйтел Мөкаддәс дип аталган изге Коддус (Иерусалим) шәһәренә килеп җитә. Биредә ул үзеннән элгәре булган пәйгамбәрләр белән күрешә, алларында намаз укый. Буракны җирдә калдырып, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.), намаздан соң, Җәбраил фәрештә белән күккә аша, Аллаһ Тәгалә белән сөйләшү вакытында 99 мең (!) сүз әйтелә. Күктәге Кәгъбәне, җәһәннәм белән оҗмахны күрә. Соңыннан, килгән юлы белән, Мәккәгә кайтарыла. Шулкадәр араны үтеп кайтканчы, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.)нең яткан урыны да суынырга өлгерми. Бу хәл 621 елның 27 нче рәҗәбенә каршы төндә була...

Намазларда укыла торган «Әттәхийәт» догасы – нәкъ менә Аллаһ белән Пәйгамбәребезнең кара-каршы сөйләшүеннән чыккан дога. Риваятьләргә караганда, Пәйгамбәребез (с.г.в.) Мигъраҗ кичәсендә өммәте, үзенә ышанган мөселманнар өчен Аллаһтан гафу сораган вә өммәте өчен дә Мигъраҗ теләгән. «Йа, Раббым, Мигъраҗ могҗизасы белән мине нигъмәтләндердең. Өммәтем өчен дә нигъмәт теләр идем», – диюенә җавап итеп Аллаһы Тәгалә: «Мөэминнең мигъраҗы – намаздыр», – дигән.

Димәк, кешеләр намазларын төгәл укысалар, алар да Пәйгамбәр (с.г.в.)нең мигъраҗы кебек зур дәрәҗәләргә ирешерләр һәм бик саваплы булырлар.

Мигъраҗ кичәсендә Пәйгамбәр (с.г.в.)гә өч бүләк булды:

1) Биш вакыт намаз фарыз кылынды;

2) «Бәкара» сүрәсенең ахырына ике аять өстәлде (285-286 нчы аятьләр);

3) Пәйгамбәребезгә Кыямәт көнендә өммәтен яклау хокукы бирелде, ягъни Пәйгамбәребез (с.г.в.) Кыямәт көнендә гөнаһлы мөселманнарга ярдәм биреп, аларны газаплардан коткара алачак.

Бу кичәдә ястүдән соң унике рәкәгать хаҗәт намазы укыла, һәр рәкәгатьтә «Фатиха»дан соң ун «Ихлас шәриф» укыла һәм һәр ике рәкәгатьтән соң бер сәлам бирелә.

«Сүбхәнәллааһи вә лхәмдүлилләәһи вә ләәиләһә илләллааһу валлаһү әкбәр. Вәләә хәүлә вәләәкуввәтә иллә билләәһил галиййил-газыйм».

«Әстәгфируллааһәл-газыймә вә әтүүбүиләйк(ә)», дип, һәм йөз тапкыр «Салават шәриф» укыла.

Югарыда әйтелгән намаз 12 рәкәгать урынына йөз рәкәгать тә укыла ала.

Бу кичәдә Аллаһы Тәгаләгә шөкрана кылып, 12 рәкәгать намаз укырга нәсыйхәт ителә. Намазларны укыганнан соң, Аллаһы Тәгаләнең 99 исемен укып, түбәндәге теләкләрне теләргә киңәш ителә: «Йә Шәфкатьле, Мәрхәмәтле, Һәрнәрсәгә көче җитүче, бөтен барлыкларны Үзенә Буйсындыруы, Кодрәтле Аллаһым! Шушы мөбарәк Мигъраҗ кичәсендә башкарган 12 рәкәгать шөкрана намазымны һәм укыган «Исме әгъзам»ны кабул ит. Бу кичәдә Пәйгамбәрең салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә Үзеңнең күрү дәрәҗәсен насыйп иткәнең кебек, безгә ахирәттә Үзеңнең дидарыңны күрергә насыйп ит. Үземне, гаиләмне, туганнарымны, дусларымны, авылларыбызны, шәһәрләребезне күзгә күренгән һәм күренмәгән бөтен начарлыклардан сакла, каршыбызда бәрәкәт һәм ризык ишекләрен һәрдаим ачык тот. Дөньяда, кабердә, ахирәттә олы дәрәҗәләргә һәм сөенечләргә ирештер. Әмиин бихурмәти сәййидәл мурсәлииин».

«Татар мөселман календаре»ннан.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836