Газетага язылу 

Календарь 

Январь 2026
Дш Сш Чш Пш Җом Шм Якш
29 30 31 1 2 3 4
5 6 7 8 9 10 11
12 13 14 15 16 17 18
19 20 21 22 23 24 25
26 27 28 29 30 31 1

Социаль челтәрләр 

vkodteleico

Электрон почта 

Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.

Как доехать до нас 

Добраться до нас можно на автобусах:
6, 32, 34, 37, 48,  51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)

Тюмень, ул. Шишкова, 6, 2 этаж, Тюменский издательский дом

Яндекс. Карта

Зур югалту

последние и лучшие новости искусства в мире

Филология фәннәре докторы, профессор Равил ВАФЕЕВ 83 яшендә вафат булды. Якташыбыз турында кайгылы хәбәрне авыр кичердек. Илебез халкына, татар милләтенә һәм фән юлында тугры хезмәт иткән галим тормыш һәм хезмәт юлында якты эз калдырды.

Равил Айсаевич 1942 нче елның 27 маенда зур гаиләдә дөньяга килә. Тубыл шәһәренең унбишенче мәктәбен тәмамлый. Ул 1970 елда Кыргыз дәүләт университетының рус теле һәм әдәбияты белгечлеге факультетында белем алып, уңышлы хезмәт юлын башлый. Аспирантурада укуын дәвам итә, филология фәннәре кандидаты диссертациясен яклый. Ярты гасыр буена ул рус теле һәм әдәбияты педагогика институты (Фрунзе шәһәре), Югорск дәүләт университеты (Ханты-Мансийск шәһәре), Павлодар дәүләт педагогика институты (Павлодар шәһәре) кебек югары уку йортларында хезмәт куя. Кабул, Вьетнам һәм Кытайда командировкаларда була. Бөтен гомерен фәнгә, югары белемгә багышлый. Равил Вафеев - 300гә якын фәнни хезмәт авторы.

1993 елны Д.И.Менделеев исемендәге Тубыл пединститутында татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире булып эшли башлый. Тубыл шәһәрендә актив иҗтимагый эш тә алып бара, 1995-2000 елларны шәһәр милли-мәдәни автономиясе рәисе вазифасын башкара. Тубылда эшләгән чорында ул татар телен өйрәтүгә, үстерүгә зур өлеш кертә, күп студентларга белем бирә. 2000 нче елда рус теле белгечлеге буенча филология фәннәре докторы гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый. Равил Вафеев Россия энциклопедия фәннәре академиясе академигы, Россия Федерациясе югары мәктәбе мактаулы хезмәткәре, уку һәм методика оешмасының филология советы әгъзасы.

Равил Айсаевич күпьеллык нәтиҗәле фәнни-тикшеренү эшчәнлеге, татар халкы мәдәниятен, традицияләрен үстерүдә казанышлары өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнә, хезмәт ветераны.

Равил Вафеевның рухы шат, урыны җәннәт түрләрендә булсын. Улының, кызының, якын туганнарының авыр кайгыларын уртаклашабыз, аларга сабырлык телибез.

«Яңарыш» өлкә татар газетасы редакциясе, «Әдәби Төмән» иҗат берләшмәсе әгъзалары, Тубыл шәһәре 15 нче мәктәбе директоры Әлфия ПЕТУХОВА, Тубыл шәһәре татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Нурилә ШАМРАТОВА, урынбасары Сәет ХИСМӘТУЛЛИН, педагогик фәннәр кандидаты Клим САДЫЙКОВ, Рауза САДЫЙКОВА, профессор Гүзәл ФӘЙЗУЛЛИНА, филология фәннәре кандидаты Лилия ФӘИЗОВА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума

Служба по контракту 

37-10-25

#fc3424 #5835a1 #1975f2 #2fc86b #fbeac9 #eef8239 #241013141836