Мөрәҗәгать итү һәм котлаулар бирү өчен электрон адрес:
janartat@inbox.ru,
телефон:
8 (3452) 69-57-60.
Добраться до нас можно на автобусах маршрута:
6, 32, 34, 37, 48, 51, 65, 69, 77, 78, 135к, 135м
(остановка «Автоколонна №-1228», «Школа №-39»)
ул. Шишкова, 6, 2 этаж
Төмән районы, Ямбай авылы музеенда традициягә кергән “Музей төне” акциясе “Запастагы гүзәл әсәрләр” темасына үткәрелде. Чараны музей хезмәткәре Халидә Садыйкова белән авыл мәдәният йорты хезмәткәре Гөлфия Әмирова алып бардылар. Алар музей күргәзмәсендә булмаган ягъни запастагы экспонатлар - патефон, проигрыватель, магнитофон, телевизор, компьютерның кем тарафыннан һәм кайчан барлыкка килгәннәре турында сөйләп, аларны музейга кем тапшырганын әйттеләр.
Шул арада ”Звездочки” (җитәкчесе Н.Вакуленко) җыр, “Вак бәлеш” фольклор ансамбльләре (И.Сафин) матур җырлар, татар-халкының гореф-гадәтләрен чагылдырган күренеш, уен-биюләр башкардылар. Тамашачылар Ислам Сафинның гармунда башкарган дәртле көйләрне дә бик хуп күрделәр. Ул әле тамашачылар белән төрле уеннар да оештырды. Музейның башка бүлмәләрендә балалар өчен төрле мастер–класслар эшләде. Балаларның эшләрен карап алганнан соң, халыкка “Әссәләмүгаләйкум, Себер” документаль фильмын карарга тәкъдим ителде.
(Тулырак мәгълүматны “Яңарыш” битләрендә укырсыз).
Рәүфә КАНГАЗИНА.