Материалы

“Туктамыйча яңгырап торсын Җиңү хөрмәтенә салют”

последние и лучшие новости искусства в мире

20-1Җиңү бәйрәме уңаеннан Төмән шәһәр Думасы депутаты Юрий Баранчук шәһәр татар мәдәният үзәгендә үзенең 8нче сайлау округындагы тыл һәм хезмәт ветераннары белән “Туктамыйча яңгырап торсын Җиңү хөрмәтенә салют” дип аталган очрашу оештырды. Залны тутырып килгән халыкны үзәк административ округы идарәсенең оештыру эшләре буенча идарә начальнигы Светлана Сәетвәлиева, ветераннар советы рәисе Рәсимә Дәүләшина (рәсемдә), “Заречное общение” ветераннар советы рәисе Татьяна Водилова бәйрәм белән котлап, изге теләкләр юлладылар.

Ветераннарның кәефләрен күтәреп “Заречная околица” (җитәкчесе Ә.Назыйров) җыр, “Россияночка” (А.Лутошкина) халык ансамбльләре матур җыр-биюләр бүләк иттеләр. Форсаттан файдаланып, депутат Юрий Баранчук үзенең сайлаучылары алдында башкарган эшләре буенча кыскача отчет ясап, аларның моң-зарларын, киңәш-тәкъдимнәрен кабул итте. Аннары ул ел агымында үзләренең юбилейлы туган көннәрен билгеләүче әби-бабайларны һәм җәмәгать эшендә актив катнашучы якташларын котлап, аларга Рәхмәт хатлары һәм һәр ветеранга махсус бүләк тапшырды.

Рәүфә КАНГАЗИНА.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума