Материалы

Яңалык

последние и лучшие новости искусства в мире

Автобусам из соседних регионов запретят въезд в Екатеринбург на время ЧМ–2018. Мондый указга РФ Президенты кул куйды. Пермь, Чиләбе, Төмән ягыннан Екатеринбург әйләнешле автомобиль юлынача федераль трассага керү катгый тыелуы турында кисәтүче информацион билгеләр куелачак. Башка шәһәрләрдән килгән автобусларга Екатеринбургтан читтә тукталышларда урыннар һәм шушы шәһәрне урап узу юлы билгеләнәчәк. Гражданнардан вакытлыча хезмәт автобусларында шәһәр читенә баруны һәм тимер юл транспорты белән читкә чыгуны туктатып торуны сораячаклар. Футбол буенча дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгәчә барачак. Екатеринбургта 60 матчның 4сен уздыру көтелә.

* * *

В Тюмени началась борьба с клещами. Массалы халык җыелган урыннарны – паркларны, скверларны, мәйданнарны бөҗәкләргә каршы махсус химикатлар белән эшкәртәләр. Быел яз былтыргы белән чагыштырганда ике атнага соңарды. Кешеләрдән сак булу таләп ителә. Хәзер талпан бик актив. Бүгенге көндә Төмән өлкәсендә бөҗәк тешләгән 999 очрак теркәлде.

* * *

Более девяти тысяч школьников сдадут ЕГЭ в Тюменской области. Аны үткәрүгә безнең субъект 100%ка әзер. Төп этабы 28 майдан 2 июльгәчә үтәчәк. Бердәм дәүләт имтиханын 8 мең 970 мәктәп укучысына тапшыру көтелә. Имтихан өчен мәйдан 47 мәктәптә була, аларда иң мөһим шартлар куелган. Һәр пунктта онлайн-режим белән видеокүзәтү эшләячәк, стационар металл детекторы урнашкан. 2018 елда кертелгән яңалык – иҗтимагый контроль, монда бәйсез күзәтүчеләр катнашачаклар. Алар – ата-аналар оешмасы вәкилләре, укытучылар, студентлар һәм башкасы.

* * *

Тюменский КРиММ готов к переходу на круглосуточный режим работы. Язгы кыр эшләренең соңаруы Төмән яшелчәчеләрен куркытмый. Мәсәлән, Упорово районының КРиММ агрофирмасы аны һава торышы яхшыруга тәүлек буена сузыла торган хезмәт режимы белән компенсацияләргә уйлый. Быел оешманың автопаркы артты. Былтыр КРиММ рекордлы 102 мең тонна бәрәңге алды. Шуның ярдәме белән инвестиция салуны арттырды. 9 заманча трактор сатып алды.

* * *

Тюменский “Талисман” стал залогом высоких урожаев для всей России. Төмән селекционерлары китереп чыгарган бөртекле культураларның ике сорты Россия Федерациясендә 10 иң киң таралган рейтингка керде. Алар – “Талисман” исемле сабан солысы һәм йомшак язгы бодай. Алар рейтингта 5нче һәм 8нче урыннарны алдылар.

* * *

Тюменские студенты учатся выращивать рыбу. Төмән өлкәсенең “Оцелот” җитештерү-тауар предприятиеләре ассоциациясенең яңа производство базасын Төньяк Урал арты университетының дәүләт аграр университеты студентлары актив үзләштерәләр. Осетр һәм ала балык (сиговые) җитештерү буенча мини-завод барлыкка килүе аша, студентларга өлкә үзәгеннән читкә китми генә мөһим практиканы алу мөмкинлеге туды. Монда балыкларны тукландыру ысулын, аларның яшен белергә өйрәтәләр. Суның химик составына зур игътибар бирелә һәм башкасы. “Су чыганаклары һәм аквакультура” юнәлешендә укучы иң сәләтле студентларны ассоциация предприятиесенә эшкә чакырдылар.

Өлкә газеталарыннан хәбәрләрне Диләфрүз ФӘХРЕТДИНОВА туплады.

Качественная укладка линолеума или как сделать правильно прикатку линолиума